ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Путин хезмәт хакы түләүнең салымнарга караганда өстен булырга тиешлеген хуплады

31 август 2016, 12:32

Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе бу өстенлекне закон белән беркетергә тәкъдим иткән

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте хезмәт хакының башка түләүләрдән өстенлеген закон белән беркетергә мөмкин. Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаковның әлеге тәкъдимен Россия Президенты Владимир Путин хуплаган, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Шул ук вакытта Путин әлеге мәсьәлә турында карар кабул иткән вакытта компромисс табарга кирәк дип аныклап үткән.

Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков мондый закон кабул итү өчен билгеле әзерлек һәм килештерүләр өчен вакыт кирәк булачагын белдергән. “Хезмәт хакы түләнмәгән очракта, салымнар да булмаячак”, - дип белдергән ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10