ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сентябрьдә татарстанлыларны өч көн рәттән ял көтә

29 август 2016, 14:11

Республикада Корбан бәйрәм билгеләп үтелә

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). 12 сентябрь Татарстанда ял көне дип игълан ителде, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

“Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар”  законы нигезендә Корбан гаете эш көне булмаган бәйрәм көне санала.

Корбан бәйрәмен уздыру көне ай календаре һәм ТР Президенты Указы нигезендә билгеләнә.

Быел Татарстан Президентының “Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү” турындагы Указы нигезендә Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә билгеләнгән. Шулай итеп, 2016 елның биш көнлек эш атнасында 10, 11 һәм 12 сентябрь ял көннәре булачак.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10