ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Аксубай гаиләсенең 2,5 яшьлек балалары үлүгә үзләре ясаган канализация сәбәпче булган

29 август 2016, 11:57

Авылдашлары моны бәхетезлек очрагы буларак бәяли

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә Аксубайның 2 нче Яр буе урамындагы йортларның берсе янында фаҗига килеп чыга: 2,5 яшьлек кыз бала канализация чокырына төшеп китеп, һәлак була. Бу хакта “Татар-информ”га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте.

Аксубайның полиция бүлекчәсендә хәбәр итүләренчә, канализация чокыры фаҗига булган йортның бакчасында урнашкан. Аны такталар белән генә каплап куйган булганнар. Җир убылып, бала шул чокырга төшеп киткән һәм һәлак булган.

Бала тәрбияләнгән гаиләне авылдашлары бары яхшы яктан гына бәяли. Яшь гаиләдә тагын бер кечкенә сабый булуы мәгълүм. “Бу бәхетсезлек очрагы. Фаҗига килеп чыккан гаилә тәртипле, гап-гади яшь гаилә. Аларның әле тагын бер кечкенә балалары бар. Белүемчә, яңа туган, чөнки әле коляскада гына ята. Һәлак булган бала ишегалдында йөргән һәм әнисе аның артыннан карап өлгермәгән”, - диде исемен язмауны үтенгән ханым.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10