ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Мәдәният

“Әкият” курчак театры яңа сезонын 15 сентябрьдә ачачак

28 август 2016, 19:32

83нче сезонын театр “Зәбәрҗәт шәһәре тылсымчысы” премьерасы белән ача

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). 83нче театр сезонын “Әкият” курчак театры 15 сентябрьдә А.Богачева инсценировкасында А.Волков повесте буенча куелган “Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы” премьера спектакле белән ачып җибәрә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Спектакльне куючы-режиссер – РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамы – Лилия Җамалетдинова ( Санкт-Петербургтан), композитор – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, пластика өлеше – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннаповадан.

“Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы” спектаклен “Әкият” курчак театры куелачак тамашалар планына күп санлы тамашачылар соравы буенча кертә.

“Әлеге спектакль дуслык, тылсым һәм геройларның онытылмаслык могҗизалары турында. Яшь тамашачылар кечкенә кыз Элли һәм аның дуслары белән бергә үзләрен бик күп сюрпризлар көтүче Тылсым илендә булырлар”, - дип билгеләп үтә спектакль режиссеры Илдус Зиннуров.

83нче театр сезонынының яңа премьераларында тагын П.Геннадьеваның “Теләмим дә, булмыйм да” («Не хочу и не буду») - ул иң кечкенә тамашачыларга багышланган; Р.Зәйдулланың «Бүре җиләге» («Волчья ягода»), Л.Кожевниковның “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” («Волк и семеро козлят») спектакльләре булачак.

Бүгенге көндә Татар Дәүләт “Әкият” курчак театрында II Халыкара «Шомбай-fest-2016» курчак театрлары фестиваленә әзерлек бара. Ул быел 26 сыннан 30 сентябрьгә кадәр үтәчәк. Фестиваль кысаларында актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрү һәм Бресттан, Витебскидан (Беларусь), шулай ук Баку (Әзербайҗан), Белгород, Екатеринбург, Уфа, Владимир һәм башка шәһәрләрдән килгән курчак театры спектакльләрен күрсәтү каралган.

Октябрь аенда театр коллективы алмаш гастрольләр белән Липецк курчак театрына баруны планлаштыра. Театрда шулай ук актив рәвештә яңа елга әзерләнү башланган.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10