ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мәскәү складында чыккан янгында һәлак булучылар саны 17гә җиткән

27 август 2016, 12:39

Янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең барысы да склад бинасында законсыз яшәгән БДБ гражданнары

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Мәскәү складында чыккан янгында һәлак булучылар саны 17гә җитте, - дип хәбәр итә "Интерфакс" медицина даирәсендәге чыганагына сылтама белән.

”16 мәет янгын урынында табылган, бер хатын-кыз Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм күрсәтү фәнни-тикшеренү институтында үлгән”,- дип хәбәр итә чыганак.

Аның сүзләренчә, стационарда тагын бер зыян күрүче бар. Моннан тыш, шәһәрнең 36нчы сырхауханәсенә ике зыян күрүче госпитализацияләнгән.

Агентлык әңгәмәдәше мәгълүматлары буенча, барлык үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр – БДБ гражданнары, складта алар законсыз яшәгән.

Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең төрле версияләре ачыклана, шул исәптән ут төртү ихтималы да, - дигән "Интерфакска" хокук саклау органнары чыганагы.

“Шулай да экспертлар янгын кыска ялганыш яки ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан дигән версиягә өстенлек бирә”, - дигән ул.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10