ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Икътисад

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Югары Ослан районын «плагиатта» гаепли

24 август 2016, 14:30

Ведомоствога документлар юллаганда түрәләр хәтта күчергән документларының башларын да алыштырып тормаган

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Оксана Романова, Надия Шәйхетдинова). Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясе утырышында министр урынбасары Рөстәм Шәмиев үз чыгышында район муниципалитетлары еш кына арендага җир һәм мөлкәт бирү аукционнарын закон нормаларын бозып үткәрә, дип белдерде. Югары Ослан районы тәкъдим иткән хисап бөтенләй шаккатырган, алар аны Арча районы хисабы кисәкләреннән төзегән.

«Агымдагы елның беренче яртыеллыгында үткәрелгән аукционнар мониторингы күрсәткәнчә, тендерларда биләмәләрнең кадастр номерлары, урнашкан урыны күрсәтелми һәм шулай ук сату нәтиҗәләре бастырып чыгарылмый. Кайчагында министрлыкка аукцион барганда, яки бөтенләй беткәч хәбәр ителә. Яки, мәсәлән, ТР Министрлар Кабинетына Югары Ослан районыннан хат килгән: хисап Арча районы документы текстынан күчереп алынган, хәтта текстның башын да алыштырмаганнар", - дип белдерде Рөстәм Шәмиев. 

Татарстан Җир һәм мөлкәт министры Азат Хамаев әлеге «плагиат» очрагын турында күбрәк белергә теләп, Югары Ослан районы ведомствоара комиссия рәисенә мөрәҗәгать итмәкче иде, рәис исә чираттагы ялда булып чыкты.

“Ничек итеп шулай үзеңне хөрмәт итмәскә була?! Район башлыгына имзаларга да кертеп, ул да кул куеп чыгарган бит. Хәзер “Чаян” журналы бармы икән, булса, шунда гына бирәсе, нинди оятсызлык”, - дип ачуын белдерде ведомоство башлыгы.

Моннан тыш коллегиядә 2016 елның беренче яртыеллыгына муниципаль мөлкәт идарәсеннән булган керемнәр, җир һәм мөлкәтне арендалау түләүләрендә бурычлар турында фикер алыштылар. Министр урынбасары бюджетка әлеге юнәлеш буенча керемнәр аз булганын әйтте, шуңа да карамастан, беренче яртыеллыкта бу сан 1 млрд 826 млнны тәшкил иткән.

Татарстанның җиде районы планны үти алмаган. Алар арасында Әтнә, Кама Тамагы районнары бар. Чүпрәленең дә планы үтәлмәсә дә,  күрсәткечләрен яхшыртуы әйтеп кителде.

“Бюджетка планлаштырылган керем буенча Югары Ослан һәм Казан да шактый калыша. Балтач районында план үтәлгән”, - дип белдерде Рөстәм Шәмиев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10