ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Корбан гаетендә мәчетләрдә намаз укылачак вакыт тәгаенләнде

11 август 2016, 14:24

Мөселманнар Корбан гаетен 12 сентябрьдә билгеләп үтәчәк

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 12 сентябрь көнне мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына гает намазының кайчан укылачагын хәбәр итте.

“Ураза намазын без быел бераз соңрак укыган идек. Корбан бәйрәмендә исә корбан чалырга өлгерергә кирәк. Шуңа да кояш чыгып, ярты сәгать узганнан соң, җирле вакыт белән намаз укыячакбыз”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Нисаб күләме быел 24 мең сум тәшкил итә. Әгәр Корбан гаете көнне кешенең 24 мең сум акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга тиеш була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10