ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Күмәк проектлар сессиясе: "Аш квест", "Tatar couch surfing", "Мәтрүшкә-фест"

6 август 2016, 13:09

Бу сессиядә берьюлы 500дән артык кеше катнашты

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының өченче көне. Аның кысаларында көннең беренче яртысында Россия тарихында беренче мәртәбә күмәк проектлар сессиясе үткәрелде. Анда берьюлы 500дән артык кеше катнашты. 

Искәртеп үтик: быел форумның белем бирү өлеше “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узган 5 юнәлештәге секцион утырышлардан гыйбарәт булды. Кичә яшьләр татар дөньясының әйдәп баручы спикерлары катнашында “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәни проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика” юнәлешләре буенча белем һәм тәҗрибә туплады. Бүгенге күмәк проектлар сессиясе "Акыл фабрикасы" мәктәбе нәтиҗәсе буларак оештырылды. Делегатларга кичә секцион утырышларда алынган яңа мәгълүматка таянып, 2 сәгать вакыт эчендә милли юнәлешле проект булдыру бурычы куелды.

Иң элек 7-8 кешелек төркемнәргә бүленгән егетләр, кызлар “ми давылы” ярдәмендә проектка бәйле күптөрле идеяләре белән уртаклашты. Дистәдән артык идеянең башта уңышлы дип табылган өчесе, аннары аудиториясе, таралу мөкинлекләре, гамәлгә ашырылу вакыты һәм көтелгән нәтиҗәлелеге ягыннан иң кулай дип билгеләнгән берсе генә сайлап алынды.

Махсус методика нигезендә проектны гамәлгә ашыру этапларын, аның үзенчәлекләрен чагылдырган тәфсилле хронологик план эшләгәннән соң, делегатлар әзер проектларны бер-берсенә тәкъдим итте. 

Әйтик, төркемнәрнең берсе "Аш квест" социаль видеочелтәр проектын әзерләгән.

"Проект кешеләрнең татар халык ашларын пешерү тәҗрибәсе белән уртаклашуын күздә тота. Видеочелтәрнең модераторы була. Ул дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәргә мөмкин. Модератор татар халык сыен, әйтик, чәкчәк пешерү процессын видеога төшереп, челтәргә урнаштыра. Кулланучыларга исә бирем бирелә: 2-3 көн эчендә алар әлеге ризыкны әзерләү, аның белән күршеләрен сыйлау процессын видеога төшереп кертергә тиеш. Лайклар җыю юлы белән атна саен җиңүче билгеләнәчәк", - дип аңлатты проектның асылын Мәскәү делегаты Марат. 

Икенче бер төркем шулай ук "Татар теле һәм интернет" юнәлеше буенча "Tatar couch surfing" проектын эшләгән. Аның асылы да интернет ресурс булдырудан гыйбарәт. Проект дөнья буйлап сибелеп урнашкан татарлар арасында элемтә булдырып, төрле илләргә сәяхәт иткәндә шуларда торып торуга мөкинлекләр тудыруны күздә тота. Әлеге ысул бөтен җиһанда киң таралган. Бу, беренчедән, татарлар арасында элемтәләрне ныгыта, икенчедән, акчаны янга калдыра. Башта социаль челтәрләрдә шушы юнәлеш буенча төркемнәр, тора-бара махсус сайт булдыру күздә тотыла, дип билгеләп үттеләр проектны әзерләгән яшьләр. 

"Тарих һәм туризм" юнәлеше буенча булдырылган "Мирас" проекты төбәкләрдә, шәһәрләрдә татар мәдәни кыйммәтләрен популярлаштыруга, туристларны җәлеп итү юнәлтелә. Аның кысаларында әлеге географик җирлекләр турында мәгълүмати брошюраларны бастырып, көн саен кулланыла торган продукция капларына беркетү күздә тотыла, диде Удмуртиядән Айрат Мөхәммәтҗанов.

Австрия делегаты Энҗе Байтимерова - "Мәтрүшкә-фест" проекты авторларының берсе. Ул татарларны чәйдән аерып карау мөмкин түгеллеген билгеләп: "Проект мәтрүшкәле салкын татар чәен популярлаштыру, бөтен дөньяга танытуга, аның брендын булдыруга юнәлтелгән", - диде.

Ахыда тавыш бирелде, иң күп "лайк" җыйган проектлар билгеләп үтелде. Алар арасында төрле юнәлешләр буенча эшләнгән "Хуҗа Насретдин маҗаралары", "Көтүчедә кунакта", "Татарча Казан буйлап" һәм башкалар бар иде. 

Проектларның һәркайсы буенча социаль челтәрләрдә махсус чат булдыру һәм проектларның язмышына бәйле рәвештә фикер алышу күздә тотыла. Аларның киләчәктә гамәлгә ашырылу-ашырылмавы да тикшереләчәк.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10