ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстан һәм Кырым: әдәби багланышлар ни дәрәҗәдә - каләм әһелләре фикере

1 август 2016, 16:52

Татарстан китап нәшриятында Кырымда яшәп иҗат итүче Әнәс Хәсәннең яңа китабы дөнья күрде

(Казан, 2 август, “Татар-инфомр”, Ләйсән Исхакова). Татарстан китап нәшриятында Кырымда яшәп иҗат итүче язучы Әнәс Хәсәннең “Безнең язмыш” дип аталган китабы дөнья күрде. 

Фирүзә Фәтхетдинова: “Татар әдәбиятында хәрби табиблар тормышы турында шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп язылган әсәрләр бик сирәк”

367 битлек әлеге басманың тиражы – 2 мең данә. Күпчелек язучылар кебек үк, Әнәс Хәсән бу әсәренең кулъязмасын нәшриятка үзе китергән. Моңа кадәр аның өзекләре “Казан утлары” журналында басылган булган.

“Татар телендә иҗат ителгән бу әсәрне редакцияләдек, әдәби эшкәрттек һәм бастырып чыгаруга әзерләдек. Татар әдәбиятында хәрби табиблар тормышы турында шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп язылган әсәрләр бик сирәк. Китапның төп үзенчәлеге, кызыклы ягы да аның авторының отставкадагы медицина полковнигы булуындадыр, мөгаен. Әнәс Хәсән – заманында хәрбиләр дөньясында кайнап яшәгән кеше”, – дип сөйләде китапның мөхәррире Фирүзә Фәтхетдинова.

Шәхси истәлекләргә таянып иҗат ителгән булса да, бу чиста автобиографик әсәр түгел. Аның жанры истәлек-кыйсса дип билгеләнгән. Әсәрнең нигезендә – гарнизоннан гарнизонга, бер илдән икенчесенә күчеп йөргән, гомерен Советлар Союзына хезмәт итүгә багышлаган герой язмышы. Гомере азагында: “Без түккән көч кем өчен булды соң?”, – дигән сорау калкып чыга. Шул рәвешле, сюжет сызыгына геройның үкенеч хисләре дә үрелеп бирелә. Язмышлар үкенечле булса да, кешене мәхәббәт яшәтә. Төп геройның өч тапкыр өйләнеп тә, Мәрзиясенә булган мәхәббәте сакланып калуы сурәтләнә. Китапта кырыс шартлы хәрбиләр дөньясында да сөю хисенең өстенлеге, кешелек сыйфатларын саклап калуның әһәмияте ассызыклана.

Әнәс Хәсән: “Хикмәт –  милләтеңә тугры булып, аның киләчәген кайгыртып хезмәт итүдә

“Хикмәт шәп белгеч яки генерал булуда, йә язучы булуда да түгелдер. Минемчә, хикмәт – үз гаиләңнән башлап, үз милләтеңә тугры булып, аның киләчәген кайгыртып хезмәт итүдә. Шунда гына гомерең әрәм булмас, һәм картлык көннәреңдә үкенергә туры килмәс!.. Халыкка багышланган хезмәт югалмый. Димәк, гомер дә заяга узмый”. "Безнең язмыш" әсәрендә Әнәс Хәсән әнә шулай дип яза. 

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Россия Язучылар берлеге әгъзасы – Кырым Республикасының Феодосия шәһәрендә яшәп иҗат итүче авторның үзе белән әңгәмә корды. Язучы китапта әсәрнең икенче томы гына урын алуы, якын киләчәктә революциягә кадәрге чорны, шулай ук революция елларындагы вакыйгаларны тасвирлаган беренче томын да бастырырга ниятләве турында әйтте. Анысы да бик кызыклы булачак, дип ышандырып куйды ул.

“Безнең язмыш” – Әнәс Хәсәннең татарча беренче һәм әлегә бердәнбер китабы. Моннан тыш, ул рус телендә иҗат ителгән 22 китап авторы. Киләсе елда Татарстан китап нәшриятында чираттагы китабын бастырырга планлаштыра. Язучы Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”, шулай ук “Идегәй” һәм “Сөембикә” әсәрләренең русчага тәрҗемә итеп, аларны “По следам минувшего” китабына тупларга җыена. Бу тәрҗемәләр аерым басмалар рәвешендә Федодосиядә дөнья күргән инде. Әлеге китапларны татарларның данын арттыру максатыннан, шулай ук татарча укый белмәгән татар балалары өчен бастырдым, мондагы рус китапханәләренә дә тапшырдым, диде автор үзе.

“Безнең язмыш” әсәре – шәхси тормышымда һәм илдә барган сәяси-иҗтимагый вакыйгаларга нигезләнеп язылды. Мин гомерем буе дөнья гизеп яшәгән кеше. Бу әсәрләрем дә чагылыш таба”, – дип билгеләп үтте ул.

Әнәс Хәсән Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында туган. Әтисен 1931 елда кулаклыкта гаепләп, гаиләсе белән Уралга сөрәләр. Ул вакытта Әнәскә нибары яшь ярым була. Әнисе урта хәлле гаиләдән туып-үсү сәбәпле, туган җирдә калу мөмкинлеге булса да, улымны әтисеннән мәхрүм итә алмыйм, дип, ул да гаилә башлыгына ияреп читкә чыгып китә.

“Магниторск далаларында башта чатырларда, аннан землянкалар казып, шунда яшәгәнбез. Соңрак баракларга күчергәннәр. Мин шунда дүртъеллык татар мәктәбен тәмамладым. Әлеге уку йортын 1939 елда яптылар һәм безне, татар балаларын елатып, рус мәктәбенә күчерделәр. Укытучыларыбыз исә, еламагыз, рус телендә белем алгач, сезгә югары уку йортларына керү җиңелрәк булачак, дип юатырга тырыштылар. Шушы дүртъеллык татар мәктәбе миндә татар әдәбиятына, гомумән, әдәбият дөньясына карата кызыксыну уятты”, – дип сөйләде Әнәс Хәсән.

Башта ул Чиләбедә фельдшер-акушерлык техникумын тәмамлый. Армия сафларында өлкән фельдшер булып хезмәт итә. Соңрак, Ленин ордены исемендәге хәрби-медицина академиясен тәмамлаганнан соң, ракета гаскәрләрендә төрле дәрәҗәләрдә хезмәт итә. Шул рәвешле, 34 ел гомерен армиягә багышлый. Хезмәтенең азагында аңа җиңелрәк урын тәкъдим итәләр. Запорожье каласында Горький исемендәге табибларны камилләштерү институтының хәрбиләр кафедрасында мөгаллим булып эшли. Соңрак хатыны Мәрзия белән Ялта, Судак шәһәрләрендә яшиләр. Бүген Әнәс Хәсән Феодосиядә гомер кичерә.

“Гомерем буе татар китаплары укыдым. Узган гасырның 90 нчы елларына кадәр татар басмаларын Казаннан яздырып ала идем. Әмма Советлар Союзы таркалгач, элемтәләр өзелде, без мөһаҗирләр хәлендә калдык. Хәзер, Кырым Россиягә кушылгач, туганнарымның да, туган җирем – Татарстанның да шушы илдә булуына күңелем сөенеп туя алмый”, – дип билгеләп үтте язучы. Кырымда яшәп иҗат итсә дә, ул үзен кырым татар язучы дип санамый, чөнки язганнары рус һәм Казан татарлары телендә.

“Кырым татар язучылары белән аралашканым юк. Үкенеч ки, әмма алар безне, Казан татарларын, ят итә”, – дип билгеләп үтте ул бу уңайдан. Язучы Татарстан һәм Кырым татар язучылары арасында әдәби багланышлар юк дәрәҗәсендә дигән фикердә тора. Шул ук вакытта ул араларны якынайтырга кирәклеге, шул максаттан быел октябрь аенда Казанга килеп, ТР Язучылар берлеге вәкилләре, милли матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашырга ниятләве турында әйтте.

Диләвәр Османов: “Бүген үзара багланышлар зәгыйфь хәлдә

Татарстан һәм Кырым Республикаларының татар язучылары арасындагы багланышлар турындагы фикерләре белән Кырымтатар язучылары берлеге сәркатибе, җирле “Йолдыз” журналы баш мөхәррире, шагыйрь Диләвәр Османов уртаклашты. Ул ике республиканың татар язучылары арасында багланышлар, һичшиксез, кирәк, әмма бу кибеткә китап сатарга кую белән чикләнергә тиеш түгел, дип саный.

“Бүген үзара багланышлар зәгыйфь хәлдә. Кырымда Татарстан язучыларын беркем белми. Алар турында мәгълүмат бик аз. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки моңа кадәр андый сорауның куелганы дә юк иде. Шуңа Татарстан белән кире элемтә булмады диярлек. Кырым татарлары Тарас Шевченко һәм украин әдәбиятының мәктәптә укытылган башка вәкилләренең иҗатларын, татар каләм әһелләренекенә караганда, күпкә яхшырак белә”, – диде ул, мәсьәләнең проблемалы ягына ишарәләп.

Диләвер Османов әйтүенчә, барысы да аралашудан башлана. Ә аны, интернеттан кала, башка теләсә кайсы форматта башларга була. Ул Татарстан һәм Кырым татарлары тарихи тамырларының уртак, телләренең якын булуын искәртеп, хәзер бер дәүләттә яшәвебездән файдаланырга, уртак максатка – халкыбызны саклап калуга бергәләп хезмәт итәргә өндәде.

“Безгә аралашырга, милли мәдәниятне бергәләп үстерергә кирәк. Татарстан һәм Кырым татарлары делегацияләре дәрәҗәсендә сәфәрләр оештыру, әдәби очрашулар, фестивальләр, форумнар уздыру, бу эшкә яшьләрне, фольклор коллективларны җәлеп итү зарур”, – диде ул Диләвер Османов.

Роберт Миңнуллин: "Үз казаныбызда гына кайнасак, дөнья күләмендәге әдәбият турында сүз була алмый"

ТР халык шагыйре Роберт Миңнуллин да Татарстан һәм Кырымның татар язучылары арасындагы багланышлар шактый түбән дәрәҗәдә дип саный.

“Татарстанда кырым татар язучыларын бөтенләй диярлек белмибез. Аларның әсәрләре бик сирәк, күп очракта билгеле бер истәлекле даталар уңаеннан гына, тәрҗемә ителә. Бу бик кызганыч, әлбәттә”, – дип фикерен белдерде ул бу уңайдан. Шагыйрь кырым татар язучыларының совет чорында күпмедер дәрәҗәдә алга китүләрен искәртеп, аларның исемле язучылары да бар иде, үз журналлары да чыга, китаплары да дөнья күрә иде, диде. Хәзерге вакытта исә кардәшләребезнең хәле мөшкел булуын – елына нибары 4 китаплары басылып чыгуын, алары белән дә Татарстан укучыларының таныш булмавын әйтте.

“Гомумән, без тәрҗемә өлкәсендә бик озак еллар селкенмәдек, кузгалмадык. Соңгы елларда азмы-күпме хәрәкәт, алга китеш сизелә. Әмма бу эш зурлап, системалы рәвештә максатчан башкарылмый. Әгәр үз казаныбызда гына кайнасак, дөнья күләмендәге әдәбият турында сүз була алмый. Татар укучысы башка халыкларның күренекле язучылары әсәрләрен, шул исәптән классиканы да туган телендә укырга тиеш. Безнең әдәби процесстагы барлык вакыйгалардан хәбәрдар булып баруыбыз да шарт”, – дип сөйләде Роберт Миңнуллин. Шул ук вакытта ул әдәбиятны сәясәттән аерып карарга ярамавын, үзара багланышларга милли сәясәт тә йогынты ясый алуын билгеләп үтте. Моны исәпкә алып, кырым татарлары белән элемтәне бөтен өлкәләрдә – сәясәттә дә, икътисадта да, рухи дөньяда да булдыру зарур, шул чакта гына уңышка ирешеп булачак дип саный шагыйрь.

Данил Салихов: “Шәмнең яктысы шәмдәлнең төбен түгел, үзеннән ерак араны яктырта”

“Татар язучы кайсы гына төбәктә яшәвенә карамастан, ул безнең каныбыз, җаныбыз. Ерак җирләрдә милләтебез рухын саклап яшиләр икән, ничек инде без алар өчен кайгырмыйк та, аларга теләктәшлек күрсәтмик ди”, – диде ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. Ул Татарстан Язучылар берлегенең быел уздырылган XVIII корылтаенда Кырымнан Диләвәр Османовның да актив катнашуын, чыгыш ясап, милләткә булган сүзен әйтүен искәртте.

“Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче каләм әһелләре, безгә караганда да, күбрәк эшли. Чөнки туган яктан ераккарак киткән саен милләт тә, дин дә, гореф-гадәтләр дә ныграк сагындыра. Шәмнең яктысы шәмдәлнең төбен түгел, үзеннән ерак араны яктырта, дип юкка гына әйтмәгәннәр”, – дип сөйләде ТР Язучылар берлеге рәисе.

Ул читтә яшәүче иҗатчыларның Татарстанда китаплары дөнья күрүен уңай күренеш буларак бәяләде, әлеге басмаларның безнең республикада гына түгел, үз төбәкләрендә дә үсеп килүче яшь буынга милли маяк булып хезмәт итүен билгеләп үтте. Данил Салихов ТР Язучылар берлегенең Татарстаннан читтәге язучылар, шагыйрьләр белән актив эш алып баруын искәртеп, бу әдәбият өлкәсендә чит төбәкләрдә дә эш алып барылсын өчен кирәк, диде. Әйтик, күптән түгел Казахстаннан Равил Зәеров берлеккә кабул ителгән.

Кырым татар язучылары белән багланышларга килгәндә, рәис хәзер каникул айлары булуына игътибарны юнәлтеп, көзен алар белән элемтәләрне ныгытуга юнәлтелгән чаралар уздырылачак, дип ышандырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10