ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Әңгәмә

Әлмәт районы башлыгы А.ХӘЙРУЛЛИН:

29 февраль 2016, 20:04

“Шикаять ул бүләк кебек... Җитешсезлекләребез турында хәбәрдар иткән халыкка рәхмәтле булырга тиешбез”

 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстан муниципаль районнарының социаль-икътисади үсешенә багышланган тапшырулар циклын тщкдим итщ. Күптән түгел студиядә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат ХӘЙРУЛЛИН булып китте. Ул “Татар-информ” МА генераль директоры Леонид ТОЛЧИНСКИЙ алып барган “Көн темасы” программасында районның бүгенге сулышы, көтеләчәк үзгәрешләр турында тәфсилләп бәян итеп, киләчәккә хыяллар, планнары белән уртаклашты. Айрат Хәйруллин, шулай ук, Интернет челтәре аша Әлмәт җирлегендә яшәүчеләрдән килеп ирешкән сорауларга да җавап бирде.

 Иң элек шәхси кызыксынуымнан башлыйм әле. Казаннан еракка, Әлмәт кебек зур муниципаль район белән идарә дилбегәсен үз кулыгызга алырга ничек җөрьәт иттегез?

А. Х.: Мине бердәм бер мандатлы округ буенча депутатлар сайлап куйды. Алар Әлмәт районы белән идарәне минем кулларга ышанып тапшырды. Бер ел элек диярлек, март аенда, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов миңа муниципаль районның башкарма комитеты белән җитәкчелек итүне тәкъдим иткән иде. Шул рәвешле, 2015 нче елның 2 нче мартында азаккы карар кабул ителде. Эш гади булмаса да, халык белән эшчәнлек һәрвакыт игътибарны сораса да, бик кызык. Әлмәт районында зур канәгатьлек белән эшлим. Безнең максат – районны үстереп, яңа үсеш офыкларына чыгу.

Әлмәт җирлегендә нефть тармагы үсеш алганын беләбез. Ә менә нефтькә кагылышы булмаган тармаклар ничек үсеш ала?


А.Х.: Эшкәртү производстволары, кече һәм урта бизнес үсеше Әлмәт өчен стратегик бурычларның берсе булып тора. Хәзерге вакытта тулаем территориаль продукт күләмендә аның өлеше - 10 процент, Татарстан буенча бу күрсәткеч - уртача 25 процент. 2015 нче елда Әлмәтнең тулаем территориаль продукт күләме 240 млрд сум тәшкил итте. Ул, мәсәлән, Алтай крае һәм илебезнең башка субъектларының ТТП күләмен узып китә. Кече һәм урта бизнесның өлеше 22 млрд сумга якын дигән сүз. Аның җитәрлек булмавын аңлыйбыз, әмма үсешкә потенциал бар дип саныйбыз. Райондагы кызыклы проектлар белән шөгыльләнеп, булдыклы яшьләр моңа үз өлешен кертә алыр иде.

Әлмәттә муниципаль сәнәгый индустриаль мәйданчыклар булдыру юнәлешендә тырышлык куела. Былтыр Икътисад министрлыгы системасында “Нефтемаш” һәм “Татнефть-актив” кебек 2 индустриаль парк теркәлде. Бу, үз чиратында, резидентлар җәлеп итү мөмкинлеге бирә. Мисал өчен, былтыр Ростов-на-Донудан резидент кабул иттек. Безнең бурыч – Әлмәт районына инвестицияләр кертүгә кызыксынуы, капиталы булган кешеләрне табу.

Совет чорында хатын-кызларны җиңел сәнәгатьтә эш урыннары белән тәэмин итү өчен булдырылган “Алсу”, хәзерге вакытта “Носкофф”ка үзгәртелгән оек фабрикасына килгәндә, Кытай товарлары ягыннан көндәшлек зур проблемалар тудыра. Безнең бурыч – Россия һәм Татарстанның сәүдә базарына компанияләрне киңрәк этәрү, алга чыгару.

“Әлмәт торба заводы” ААҖ турында сөйләсәк, былтыр эчке төбәк базарында сату күләмнәре 8 процентка артып, табыш 8 млрд сум тәшкил итте. Торба продукциясе төрле челтәрләр төзелешендә кирәк. Бу завод илдә торба продукциясен эшләп чыгара торган иң эре заводлар сафында тора. Хезмәт җитештерүчәнлеге буенча ул торба сәнәгатендә иң яхшыларның берсе. Предприятиедә һәр эшче елына 8 млн сумлык продукция чыгара. Биредә 1 меңгә якын кеше эшли.

Кече һәм урта бизнеска кире кайтсак, авыл хуҗалыгында суган үстерү юнәлешендә эшләргә җыенабыз. Моның белән шөгыльләнергә теләүче инвесторлар һәм эшмәкәрләр җәлеп итү белән мәшгульбез.

Нефтькә карамастан, Әлмәттә рекреация юнәлеше дә яхшы гына үсеш ала. Эчке туризмны үстерү буенча районда ниләр башкарыла? Экология начар дигән сүзләр дә йөри...

А.Х.: Экология белән бәйле сүзне “миф” дип әйтә алам. “Татнефть” соңгы 10 елда экологик куркынычсызлык стандартларына саллы гына өлеш кертте. Нефть сәнәгатендә эшләүче чит ил билгечләре дә, аерым алганда, Барселонаның баш архитекторы Хосе Асебильо да нефть чыгару сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы ничек “күрше” булып яшәвенә гаҗәпләнде.

Эчке туризмга килгәндә, Әлмәттә шәһәр паркы бар. Ул заманында Татарстан нефтенең 60 еллыгына “Татнефть” ширкәте тарафыннан яңартылган иде. Паркның популярлыгын түбәндәге саннар да дәлилли – әгәр Әлмәттә 150 мең кеше яшәсә, паркка 2015 нче елда 1,5 млн кеше барган. Бу паркка Казан да көнләшерлек дияр идем. Кызганычка каршы, мәйданы ягыннан Горький паркы реконструкциядән соң сакланмады. 15 гектарлык Әлмәт паркына Азнакай, Баулы, Бөгелмә районнарыннан, якын тирәдән ял итәргә киләләр.

Былтыр бездә җиләк кластеры барлыкка килде. Ул эчке туризм өчен үсеш ноктасы булып тора. Мәйданы ягыннан Татарстанда беренче, Россиядә икенче урында булган, бик уңайлы урында урнашкан бу фермада 890 мең төп виктория, кура җиләге үсентесе утыртылган. Кешеләр бирегә җиләкнең шулай күпләп ничек үрчетелүен өйрәнергә, сатып алырга килә. Бу проект үсеш алып, экотуризм ноктасы булачак дип саныйм. Биредә, шулай ук, кунакханә тибында йортлар төзү планы бар.

Әлмәттә шәһәр үзәгендәге күлне бәяләп бетерелмәгән потенциал дияр идем. Бирегә халык яратып йөри, быел аны реконструкцияләргә һәм ямьләндерергә телибез. 2016 нчы елда, Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында, Әлмәткә бу юнәлештәге проектлар өчен акча бүлеп бирелде. Шушы Әлмәт күлендә заманча вейк парк төзергә телибез, вейк парк ул су өслегеннән тактада хәрәкәт итүне аңлата. Боҗра рәвешендә хәрәкәтне күздә тоткан бу спорт төре Россиягә әле кереп кенә килә. Без күл территориясендә ачык бассейн төзүне дә күзаллыйбыз. Ниндидер сәбәпләр аркасында табигать шартларында йөзә алмаган кеше монда су керә алачак. Скалодром, бау паркларын, пляж зонасын тәртипкә китерү кебек эшләр чиратта тора. Шәһәр күленең ел әйләнә хезмәт күрсәтүен телибез. Бу, беренче чиратта, безнең халык өчен эшләнә, икенчедән, эчке туризмга этәргеч бирәчәк. Бирегә Казаннан, Россиянең башка шәһәрләреннән дә килерләр дип өметләнәбез.

Бүгенге сөйләшүгә сорау юллаучыларның берсе кошчылык фабрикасы булдыру, бу эштә үз белемен куллану перспективасы турында сораша. Гомумән, сездә кошчылык юнәлеше ниндирәк дәрәҗәдә?

А.Х: Безнең Әлмәт кай ягы белән уникаль – без ике төрле уңыш алабыз, беренчесе – җир астыннан “кара алтын”, икенчесе – авыл хуҗалыгы. Дөресен генә әйткәндә, авыл хуҗалыгы – безнең районның авырткан ноктасы. Янәшәдә югары маржиналь сәнәгать булганда, аграр тармакны үстерү бик кыен, чөнки ул кадрларны үзенә тарта. Әлмәттә булган авыл хуҗалыгы фермалары, икътисади реформалар белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта инде юк. Тиктомалга кошчылык фабрикасы пәйда була алмый, чөнки, бу юнәлеш башка җирләрдә популяр булганлыктан, без үзебезнең көндәшлеккә сәләтлелегебезне бәяләргә тиеш. Һәр районда кирпеч заводы була алмый, шуңа да мин җитештерелгән продукция төре буенча билгеле бер сегментация булырга тиеш дип саныйм. Үзебез өстен була алырлык, импортны үз товарыбызга алмаштыра алырлык юнәлешләрне эзлибез. Әйтик, җиләк белән әле беркем шөгыльләнмәде. Бу яңа кешеләр, инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Миңа кадәр дә кошчылык фабрикаларын төзү омтылышлары булды, тик уңышлы чыкмады.

Суган үстерүгә басым ясарга ниятлибез. Моның белән шөгыльләнергә теләүче инвесторлар һәм эшмәкәрләр җәлеп итү белән мәшгульбез.

Менә җирле халыктан агымдагы елда күп балалы гаиләләр өчен җир биләмәләре бүлеп биреләчәкме дигән сорау юлланган иде. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

А.Х.: Чыннан да, бу мәсьәлә Әлмәт өчен бик актуаль. Бездә 2,5 меңнән артык гаилә бушлай җир кишәрлегенә хокуклы. Без җирне бары тик 1,6 мең гаиләгә генә бирә алдык. 1 меңләп кеше өчен бу ихтыяҗ сакланды. Әлмәтнең проблемасы шунда: читтән килүче кеше, сездә җир шулкадәр күп, дип әйтергә мөмкин, мин исә, безнең җир асты коммуникация белән тулы, дип җавап бирәм. Меңләгән километр торбалар салынган урыннардан ничек җир бирә алыйк. Хәзерге вакытта Әлмәттән 10 км ераклыкта булган Сабанчы авылы тирәсендә 600 ләп җир биләмәләрен әзерлибез, межалау бара.

Иң төп проблема да анда түгел, җирне бирүен бирербез, ә халык бит хакимияттән газ, ут, юлларны таләп итә. Электр уты белән мәсьәлә чишелә кебек. Газ, юллар мәсьәләсе район, республика һәм Россия масштабларында да ачык кала. Юллар мәсьәләсендә быел Әлмәттә булган кыргый карьерларны үз ихтыяҗларга файдаланырга ниятлибез. Бюджет акчасын сарыф итмичә, хәер бу максатларга ул юк та әле, юлларга вак таш түшәргә җыенабыз.

Шуны да әйтеп үтәсем килә: Әлмәттә халык баш тарткан 200 ләп буш җир биләмәсе бар. Сәбәбе - бар кешенең дә шәһәр үзәгенә якынрак урында җир биләмәсе алырга теләвендә. Кемнәрдер юри яхшы урыннан җир бирмиләр дип уйлыйдыр – җаваплылык белән әйтәм: бу алай түгел, шәһәргә якын урында зур җир массивлары юк.

Юллар темасын дәвам итеп, Кәләй авылындагы Токарликов урамы кайчан төзекләндерелә дип сорыйлар.

А. Х.: Юллар инде ул - уртак бәла. Беренчедән, вак таш-ком катнашмасы буенча республика программасы буенча район 50 млн сум ала. Былтыр шул акчага 13 торак пунктка вак таш җәйдерә алдык. Юллар проблемасын өстенлегенә карап хәл итәбез. Дөресен генә әйткәндә, Әлмәт авыллары төзеклеге ягыннан Татарстандагы башка районнарны көнләштерерлек дәрәҗәдә, - иң яхшылардан берсе. Авылларыбызга нефтьчеләр дә ярдәм итә. Алга таба Кәләйдә дә каты өслекле юл барлыкка килер дип ышанабыз.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә вазгыять ниндирәк? Безгә юлланган сораулар арасында кемнәрдер җиһазланыш яхшы булса да, белемле белгечләр булмавына, ә башка берәүләр, персонал җитәрлек булса да, матди-техник тәэминат начар булуына зарлана...

А.Х.: Медицина юнәлешендә, иң беренче итеп, Татарстанның Әлмәт муниципаль районында, ниһаять, балалар хиругиясе белән бәйле мәсьәлә хәл ителгәнен хәбәр итәсем килә. Агымдагы елның 1 нче февраленнән Әлмәттә балаларга операцияләр ясала башлады. Былтыр балаларны операцияләр ясау өчен Лениногорскига озатырга мәҗбүр була идек, инде вазгыять уңай якка үзгәрде. Без Республика балалар клиник хастаханәсеннән дә квалификацияле табиларны җәлеп иттек. Якын киләчәктә балалар хастаханәсен реконструкцияләү буенча планнар бар.

Узган елда Әлмәттә югары технологияле медицина ярдәмен үстерүгә басым ясалды. Медсанчасть ел саен йөрәккә 3 меңнән артык операция башкара. Хастаханәгә Акчурин клиникасыннан да табиблар җәлеп ителде. Медсанчасть табиблары тарафыннан башкарылган операцияләрнең 30 процентка якыны башка төбәкләрдә яшәүчеләргә ясалган. Медицина туризмы сәламәтлек саклау тармагына үзенә күрә бер өстәмә инвестицияләр дә кертә.

Беренчел медицина ярдәме челтәрендә проблемалар әле байтак, сырхауханәләрдә хәл мөшкел. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бу юнәлештә ярдәм итәргә, сырхауханәләр челтәрен төзекләндерергә ышандырды. Әлмәтнең яңа микрорайоннарында күп фатирлы торак йортларның беренче катларында Табиб практикасы офислары тәҗрибәсе бар. Бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк.

Былтыр Әлмәттә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем очраклары 5 процентка кимеде. Балалар туу күрсәткечләре буенча Әлмәт республика күләмендә икенче урынга чыкты.

Шәһәр транспорты эшен яхшырту өчен нәрсә эшләнәчәк?

А.Х.: Җәмәгать транспорты безнең өчен өстен мәсьәлә санала. Без, Казаннан кала, троллейбус хәрәкәте буенча республикада - бердәнбер шәһәр.Әйтергә кирәк, “Әлмәт троллейбус идарәсе” МУП, АПОПАТ пассажир автотранспорты оешмасының, икътисади сәбәпләр аркасында, эшчәнлекләре чыгымлы. Ни өчен дигәндә, аларның эше дәүләт тарафыннан тариф карарлары нигезендә җайга салына. 2011 нче елдан бирле шәһәребездә тарифлар үзгәрмәде – троллейбуста 15, автобуста 17 сум түләп йөри аласыз. Тариф карарларыннан башка гамәлдәге маршрут челтәрен саклап калу авыр булачагын аңлыйбыз. АПОПАТ, быел, гомумән, 8 нче маршрутка хезмәт күрсәтүдән баш тартып, конкурста да катнашмады. Урсалы белән Әлмәт арасында йөри торган бу 8 нче маршрут туктатылгач, халыктан җәмәгать транспортында Урсалыдан шәһәргә барып җитә алмаулары турында шикаятьләр килә башлады. 8 көн шулай булды, аннан автобус хәрәкәте торгызылды. Автобус маршрутына конкурс та оештырылды, әмма беркем килмәде. Безнең бурыч – гамәлдәге маршрут челтәре юкка чыгуга юл куймау. Әлмәт республикада авыллардан шәһәргә автобус хәрәкәте сакланган бердәнбер район. Ул маршрутта 15 кенә кеше йөрсә дә, җаен табарга тырышабыз.

Сез Татарстанда администрация башлыклары арасында Инстаграмда актив булган җитәкчеләрнең берсе. Халык зарланулар, мөрәҗәгатьләр белән артык борчымыймы соң?

А.Х.: Инстаграмга вакыт әллә ни күп тәтеми шул, эштән бушап торган арада гына яңа казанышларыбызны, эшчәнлегебезне күрсәтергә тырышабыз. Шул ук вакытта Инстаграм, Твиттер проблемалар, борчыган мәсәләләр турында хәбәр итү урыны да. Истаграмга килгән мөрәҗәгатьләр муниципаль структуралар тарафыннан анализлана. Гомумән, халыктан килгән шикаять ул бүләк кебек. Безне җитешсезлекләребез турында хәбәрдар иткән кешеләргә рәхмәтле булырга тиешбез. Бу социаль кәефләр градусы да. Кайсыдыр өлкәдә шикаятьләр күп икән, димәк, бу системалы төстә булган кимчелекләр. Инстаграм, социаль челтәрләр – тәкъдимнәр җиткерү урыны да, без аларны өйрәнәбез, эшкә җигәбез. Мин шәһәр тормышына битараф булмаган кешеләргә бик рәхмәтлемен. Мәсәлән, Әлмәттә профессиональ төстә граффити белән шөгыльләнә, йорт диварларына сәнгатьчә сурәтләр төшерә торган кешеләр белән таныштым. Быел аларга сәләтләрен күрсәтү өчен җирлек бирәбез, буяулар белән тәэмин итеп, кран бирп торабыз. Шуңа күрә минем өчен социаль челтәр ул – мәгълүмат ишетү урыны да.

Айрат Хәйруллин әңгәмә барышында, шулай ук, мәктәпкәчә белем бирү системасы, мәктәпләрдә урыннарга ихтыяҗ проблемасына да тукталды, яңа мәктәп төзү ниятләнүен әйтте. Торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле сорауга да җавап бирде. Тапшыруны сайтта тыңлап була.

                                                                                                                                                                                                                                                Әңгәмәне Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА әзерләде.                                                                                                                                                                                         

                                                                                                                                                                                                      


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10