ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Рус классикларының һәм башка халыкларның күренекле әсәрләрен бөтен тирәнлеге белән татар укучысына җиткерүче каләм остасы Яхъя Халитов вафат

13 гыйнвар 2016, 22:42

ТР Язучылар берлеге дарәсе кайгы уртаклаша

 (Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). 2016 елның 2 гыйнварында, иҗади сәләтен тулысынча тәрҗемә эшенә багышлап, рус классикларының һәм башка халыкларның (рус теле аша) күренекле әсәрләрен бөтен тирәнлеге белән татар укучысына җиткерүче каләм остасы Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов арабыздан мәңгелеккә күчте.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе барлык каләмдәшләребез исеменнән мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә әлеге иҗади берлек сайтының бүгенге хәбәрендә.

"Үзенең әдәби эшчәнлеген “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналыннан башлаган филолог 1960 елдан Татарстан китап нәшриятында редактор, аннан проза бүлеге җитәкчесе, матур әдәбият редакциясенең өлкән редакторы вазифаларын башкара. М. Шолоховның “Тын Дон”ы (беренче һәм өченче китаплары), “Күтәрелгән чирәм”е, Ч. Айтматовның “Бәхил бул, Гөлсары”сы, А. Дюманың “Өч мушкетер”ы һәм башка дистәләгән классик әдәбият әсәрләре безгә Яхъя ага кулы аша үтеп, килеп ирешкән китаплар.

Аның әдәби эшчәнлеге Татарстанның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәренә лаек булды.

Җаның тыныч булсын, Яхъя ага! Синең якты истәлегең безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!" - диелгән ТР Язучылар берлеге идарәсе кайгынамәсендә.

Белешмә өчен. Әдәби тәрҗемә остасы Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитов 1929 елның 22 августында Татарстанның Тәтеш районы Үтәмеш авылында крәстиян гаиләсендә туган. Үз авылларында башлангыч, күрше Бакырчы авылы мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң, әүвәл Арча педагогия училищесын, аннары 1952 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Университетның соңгы курсында укыган чагында ук «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1952–1955 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, журналга кире кайтып, унтугыз ел буе диярлек (берникадәр вакытка бүленеп, 1960–1963 елларда Я.Халитов Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләп ала) шунда редакторлык хезмәтен дәвам иттерә, 1963 елдан башлап редакциянең проза бүлегенә җитәкчелек итә. 1976 елның гыйнварыннан алып 1989 елның августынача, ягъни лаеклы ялга чыкканчы, Я.Халитов Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясенең өлкән редакторы вазифаларын башкара.

Я.Халитовның тәрҗемә өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге 1952 елда рус язучысы Николай Тихоновның хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итүдән башлана. Шул вакыттан бирле ул, иҗади активлыгын һәм әдәби осталыгын елдан-ел үстерә, камилләштерә барып, дөнья әдәбияты классиклары, совет чоры рус язучылары, тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләренең зур күләмле дистәдән артык роман һәм повестьларын, берничә дистә хикәя жанрындагы проза әсәрләрен туган телебезгә тәрҗемә итә. Алар арасында М.Шолоховның мәшһүр «Тын Дон» («Тихий Дон») роман-эпопеясыннан беренче һәм өченче китаплар, «Күтәрелгән чирәм» («Поднятая целина») романы, В.Каверинның «Ике капитан» («Два капитана»), Ю.Бондаревның «Кайнар кар» («Горячий снег»), латыш әдибе В.Лацисның «Яңа тормышка» («К новому берегу»), татар әдибе М.Галәүнең утызынчы еллардагы репрессияләр вакытында татарча оригиналы юкка чыгып, фәкать русча тәрҗемә китабы гына сакланып калган «Болганчык еллар» («Муть») романнары, күренекле кыргыз язучысы Ч.Айтматовның «Бәхил бул, Гөлсары!» («Прощай, Гульсары!»), «Дөя күзе» («Верблюжий глаз»), «Анам кыры» («Материнское поле») исемле повестьлары, чит ил классикларыннан америкалы М.Ридның «Башсыз җайдак» («Всадник без головы»), бельгияле Ш. де Костерның «Уленшпигель турында риваять» («Легенда об Уленшпигеле»), француз язучысы А.Дюманың «Өч мушкетер» («Три мушкетера») кебек әсәрләре бар.

Я.Халитов – 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10