ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Андрей Кузьмин «Татмедиа»АҖ генераль директоры итеп билгеләнде

21 декабрь 2015, 17:41

2013 елдан «Татмедиа»АҖен Фәрит Шаһиәхмәтов җитәкләгән иде, бүген ул «Татспиртпром» АҖ техник директоры итеп билгеләнде

  (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Андрей Кузьмин «Татмедиа» АҖ генераль директоры итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан журналистлар белән традицион очрашуда белдерде.

Искәртеп үтик: 2013 елдан «Татмедиа» АҖен Фәрит Шаһиәхмәтов җитәкләгән иде, бүген ул «Татспиртпром» АҖ техник директоры итеп билгеләнде.

Белешмә өчен: Андрей Кузьмин 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. Санкт-Петербургның “Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясе” югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесен тәмамлаган.

1995-2004 елларда – “Эфир” телекомпаниясенең төбәк элемтәләре буенча яңалыклар хезмәте хәбәрчесе, мөхәррире, директор урынбасары,  “Республика” программасы буенча телевизион хезмәт директоры урынбасары;

2004-2005 елларда - "ПаркСтройИнвест" генераль директоры;

2005-2006 елларда – ТР мәдәният министры урынбасары;

2006-2010 елларда – ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте җитәкчесе;

2010 елның мартыннан – ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10