ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Греция һәм Кытайдагы яңалыклар фонында доллар һәм евроның бәясе күтәрелде

8 июль 2015, 15:12

Бивалюта кәрзине 60 сумга кадәр артты

(Мәскәү, 8 июль, “Татар-информ”, Ольга Пушко). Мәскәү биржасында сатулар ачылганда доллар һәм евро курсы арткан. Аналитиклар моны Кытайда ихтимал кризис уңаеннан борчылу һәм Греция проблемаларының хәл ителмәве белән бәйләп аңлата.

 

 

Сатуларның беренче минуты нәтиҗәсе буенча доллар курсы 57,175 сум тәшкил иткән, бу сатулар ябылган вакыттагы дәрәҗәдән 43,6 тиенгә күбрәк.

Евро курсы 61,1 тиенгә артып, 63,011 сумга җиткән.

Рубль курсының бәясе төшүне нефтькә бәяләр кимү белән дә аңлаталар, алар Иранга карата санкцияләрне гамәлдән чыгаруны көтү фонында, өч айга беренче тапкыр, сишәмбе көнне бер барреле 56 сумнан түбәнәйгән.

2015 елның 8 июленә Үзәк банк тарафыннан долларның рәсми курсы 57,2192, евроның рәсми курсы 63,0441 сум итеп билгеләнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10