ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин, Фән һәм мәгариф

Имамнар өчен нәшер ителә торган “Шура” журналы Россиянең төрле төбәкләренә таралачак

14 гыйнвар 2015, 11:10

Ул кварталга бер тапкыр чыга

 (Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Шура” журналы чыгарыла. Әлеге альманах кварталга бер тапкыр татар телендә басыла һәм республиканың барлык имамнарына өләшенә. Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте әлеге басманы башка төбәкләргә дә тарату өстендә эш алып бара.

Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Әлеге журналда ислам диненең нигезләре урын алган. Быел ул басманы Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче имамнарга да таратырга ниятлибез”, - диде ул.

Искәртеп үтәбез: альманах башта фәкать мәчет имамнарына гына таратылса, сораучылар, кызыксынучылар күп булу сәбәпле, “Шура” журналын “Хузур” нәшрият йорты кибетләренә сатуга чыгарырга карар кылынган иде. Альманахка вәгазьләр, төрле дини сорауларга җаваплар, тарихи очерклар, дин әһелләре турындагы язмалар, иске татар имлясындагы текстлар урнаштырылган. Мөхәррире – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Тарихтан мәгълүм булганча, “Шура” исемендәге басма инкыйлабка кадәр (1908-1917елларда) чыккан. Нәзарәт, бер гасырга якын вакыт узгач, 2013 елдан альманахны янә бастыра башлады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10