ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Дин

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашты

14 гыйнвар 2015, 10:00

Ул очрашу турында ТРМДН рәисе һәм РИИ ректоры аңлатма бирә

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә катнашты.

Очрашу барышында Президент һәм мөфти ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2014 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарып, алга таба булган планнар хакында сүз алып барган. “2014 ел безнең өчен бик матур узды. Без 50ләп китап бастырдык, 42 популяр китап дөнья күрде. Мөселман йолаларына кагылган стандартларны да тулысынча эшләп бетердек һәм бу ай дәвамында ул стандартлар бастырылган китап Татарстанның барлык дини учреждениеләренә дә җиткереләчәк. Президент безнең эшебезне югары бәяләде. Алга таба да республика үсеше өчен хезмәт куярга ниятләп торабыз”, - диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ул 2015 елның Татар дин белгечләре елы дип игълан ителүен, шул уңайдан әлеге галимнәр, татарның дин өлкәсендә танылган кешеләре хакында китап чыгару планы булуы хакында да хәбәр итте. “Ел дәвамында “түгәрәк өстәл”ләр оештырылачак, татар дин галимнәрен барлап, бер җыентыкка җыеп, аны бастырырга ниятлибез”, - диде Татарстан мөфтие.

Узган ел 3 мең кешене туплаган республикакүләм ифтар уздырылган иде, быел оештыручылар бу санны 7 меңгә җиткерергә уйлап тора.

Рәфыйк Мөхәммәтшин бу очрашуның эшлекле һәм җылы атмосферада узуын искәртте. “Президент республикабыз мөселманнары белән эшли торган эш формасының Татарстан өчен яраклы һәм уңай булуын ассызыклап үтте. Мөселманнар күп, алар төрле. Мөселманнар мәчетләргә генә йөрми, ә җәмгыять тормышында да катнаша. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аларның һәркайсы белән дә эшли белергә тиеш, дигән фикерен җиткерде Президент”, - диде ректор.

Фотосурәт http://prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10