news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2015 ел нәтиҗәләре буенча «Татспиртпром» Россиядә иң эре җитештерүче булып танылды

ТР Премьер-министры «Татспиртпром» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

  (Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Кичә ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьр-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда “Татспиртпром” ААҖ нең һәм аның бүлендек компанияләренең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Компаниянен финанс директоры Наталья Григорьева белдергәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча компания 35,1 млрд сумлык алкоголь продукциясе саткан, 2014 елга караганда, бу 31 процентка артык. Гомумән, 9,4 млн дал алкоголь продукциясе җитештерелгән, ел нәтиҗәләре буенча үсеш 19 процент тәшкил иткән. 2015 ел нәтиҗәләре буенча «Татспиртпром» Россиядә иң эре җитештерүче булып танылган.

«Татспиртпром» ААҖ спирт җитештерүне шактый арттырды: 2,5 млн дал продукция чыгарылган, бу, 2014 елгы күрсәткечләргә караганда, 49 процентка югары. Бу нәтиҗәләргә исә Усад спирт заводында производство ачылу нәтиҗәсендә ирешелде.

Шулай ук 2015 елда «Татспиртпром» ААҖ 6,8 мең тонна коры чүпрә (үсеш - 89 процент) һәм 8,6 мең тонна гранулалы һәм порошоксыман барда җитештергән.
Узган ел компания бюджетка 21,9 млрд сум акча күчергән, бу 2014 елдагыдан 3,2 млрд сумга күбрәк. Шул исәптән ТРның консолидацияләнгән бюджетына 7,5 млрд сум акча кергән, дип хәбәр итә «Татспиртпром» ААҖ матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100