ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Архив

Казанның Тынычлык (Мирный) бистәсендәге Каенлыкта башкаланың төп Сабан туе уза

21 июнь 2014, 11:17

Кунаклар өчен керә-керешкә үк Татарстанның 11 муниципаль районыннан авыл ишегаллары җәелдерелгән.

 (Казан, 21 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта Сабан туе гөрли, бирегә шәһәр һәм республика халкы, башкала кунаклары агыла. Алар әкренләп трибуналарда үз урыннарын ала. Татар халкының милли бәйрәмен шулай ук төрле илләрнең куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары вәкилләре, V Төбәк һәм милли ММЧ форумы делегацияләре тамаша кыла.

Сабан туе бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнаша.Кунаклар өчен керә-керешкә үк Татарстанның 11 муниципаль районыннан авыл ишегаллары җәелдерелгән. Арча, Алексеевски, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче, Балык Бистәсе районнарыннан иҗат коллективлары бәйрәм кунакларына республика территориясендә яшәүче халыкларның көнкүреш культурасын, традицияләрен күрсәтә, җыр-биюләре белән дәртләндерә. Төп мәйданда бәйрәм татар авылы көнкүреше һәм күпмилләтле Татарстан халыклары традицияләре турында матур күренешләр белән театральләштерелгән прологтан башланды. Мәйданда татар телендә генә түгел, рус җырлары да яңгырый. Прологтан соң бәйрәм кунаклары өчен "Волга-Волга" группасы, татар эстрадасы йолдызлары Мөнир Рахмаев һәм Резеда Кадырова чыгыш ясаячак. Бераздан "Татарча көрәш" милли спорт көрәше ярышлары башланачак. Үзәк мәйданда ике келәмдә ярышларда Казан һәм Татарстан Республикасыннан 100 дән артык иң яхшы батыр көч сынашачак. 13 авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10