ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Хатын-кызга ияргән дин өй эченә керми калмас”

4 июнь 2014, 13:33

Бүген Казанда мөслимәләрнең II корылтае ачылды

 (Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген сәгать 10 да “Казан” милли-мәдәни үзәгендә ТР Мөслимәләр берлегенең “Тынычлык һәм мәрхәмәтлелек сөюче хатын-кызлар” исеме белән II корылтае ачылды. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарате карамагында уздырыла. Чараның максаты — киләчәк буынны тәрбияләүдә, рухи кыйммәтләргә хөрмәт уятуда мөслимәләрне берләштерү, сәламәт яшәү рәвешен, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, ТР Мөслимәләр берлегенең республика районнарындагы филиалларындагы эшен активлаштыру.

Корылтайда Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше Башкортстан, Мордовия республикаларыннан җыелган 300 гә якын мөслимә катнаша. Җәлил хәзрәт Фазлыев рәислегендә барган корылтай ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтафов, Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Миләүшә Гомәрова да чыгыш ясады.

“Безнең динебез нәсыйхәттән гыйбарәт. Без ул нәсыйхәтне күпне күргән әниләребездән, әбиләребездән, абыстайларыбыздан алабыз. Пәйгамбәребез дә, динебезнең яртысы хатын-кызлар аркылы килгән, дигән. Сезнең фикерләрегез безнең өчен бик мөһим. Шундый җыеннар дәвамлы булачагына без ышанабыз. Бергә булсак, кыенлыклар да аз булыр”, - диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт сәламләү чыгышында. "Хатын-кызга ияргән дин өй эченә керми калмас", - дип саный Җәлил хәзрәт тә.

Ирек Арсланов: “Ир кешенең тормышы хатын-кызлардан тора. Сезнең кулда бөтен тәрбия. Татар халкын үстерүдә, баланың мөселман булып үсүе сездән тора”, - диде.  Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшинның сәләмләвен җиткереп, ул ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншинага Казан мэриясенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Берлек рәисенә шундый ук хатны ТР Дәүләт Советы исеменнән депутат Фәрит Мифтахов та тапшырды.

Корылтайда ТР Мөслимәләр берлеге рәисе һәм аның республика районнарындагы филиаллары җитәкчеләре, мөселман мәктәпләре укытучылары, мәдрәсәләрдә белем бирүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, мөселман әдәбияты белән бәйле әдипләр һ.б. чыгыш ясады.

Мөслимәләрнең II корылтаенда мөселман хатын-кызларына кагылышлы сораулар күтәрелде. Монда, мәктәпләрдә мөслимәләргә яулык бәйләп йөрүне тыймауны сорап, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать белән чыгу, солдат аналары берлеген оештыру үтенече белән РФ Оборона министрлыгына мөрәҗәгать итү, мөселман хатын-кызларының эшкә урнашканда һәм эш урыннарында хокуклары бозылмауны тәэмин итүне сорап, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итү, "ТНВ" ТВ-каналында хатын-кызларга, гаилә, тәрбия мәсьәләләренә багышланган тапшырулар булдыру һ.б. мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.

Корылтайның икенче өлешендә республика күләмендә “Остабикә” хатын-кызлар конкурсы уздырыла. Әлеге чара сәгать көндезге 2 дә башлана.

Конкурсның максаты — сәләтле мөслимәләрне, “Остабикә” мәртәбәле исемен йөртергә лаеклыларны барлау, җәмгыять тормышында актив эш алып баручы мөслимәләрне хөрмәтләү һәм аларның эшен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү.
Конкурс барышында катнашучылар үзләре турында шигъри формада сөйләргә, иҗади номер күрсәтергә, үзләренең кызыклы эшләре белән таныштырырга һәм әзерләп килгән милли ризыкларын тәкъдим итәргә тиеш була.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә катнашучыларга истәлек грамоталары тапшырылачак.

(фотосурәт ТР МДН сайтыннан алынды)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10