ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Фән һәм мәгариф

Антон Инюцын: “Энергоуниверситетта булдырылган фәнни база Татарстан, шулай ук бөтен илебез файдасына эшли”

18 март 2014, 16:48

РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән КДЭУның Россиядә бердәнбер булган яңа үзәге белән танышты

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан дәүләт энергетика университетының яңа Энергияне сакчыл файдалану өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгендә бүген мәртәбәле кунаклар булып, аның мөмкинлекләре белән беренчеләрдән булып танышты. Әлеге чара РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцынның Татарстан башкаласына визитына туры китереп оештырылган булуы билгеле. Мәскәү кунагы Антон Инюцынны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов Россиядә бердәнбер булган әлеге заманча укыту үзәгенә алып килеп, уникаль җиһазлар белән таныштырды, шул исәптән илдә бердәнбер “Невероятная реальность” дип аталган 3D-форматлысы белән дә.

Аерым алганда, 261 нче федераль законны гамәлгә ашыру йөзеннән, РФ Энергетика министрлыгы министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты һәм “Татэнергосбыт” ААҖ ярдәмендә шушы университетта булдырылган һәм 1845 кв.м мәйдан биләгән әлеге Энергияне сакчыл файдалану өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгендә студентлар һәм энергетика өлкәсендәге белгечләр өчен уку җиһазлары, шулай ук электр энергиясен киңкүләм файдаланучылар арасында энгергияне янга калдыруны популярлаштыру буенча күрсәтмә үрнәкләр куелган булып, ул алга таба энергияне сакчыл һәм нәтиҗәле файдалану, энергия чыганакларының яңартыла һәм альтернатив төрләре мәсьәләсендә халыкка консультацияләр бирү мәйданчыгы булачак. Белгечләр сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалык системасында аның мөмкинлекләре аеруча зур, мәсәлән, торак фондны энергия ягыннан тикшерү, энергетика паспортлары әзерләү, җилләтү, электр, җылы су белән тәэмин ителештә иң кулай системалар сайлау буенча тәкъдимнәр әзерләүдә.

Җылылык әйләнеше җиһазларының нәтиҗәлелеген арттыруда периодик стационар булмаган методлар; каты-сыек фазалы системалар өчен энергияне янга калдыра торган пульсацион экстрактор; интеллектуаль идарәле яктылык чыганаклары һәм җил генераторы, кояш панельләре нигезләрендә альтернатив энергия чыганаклары; йортны җылытканда энергияне сакчыл файдалану өчен идарә системасы; җил, су, гелийдан электр энергиясе эшли торган “Яшел энергетика” стендлары комплесы; компьютер белән идарә ителә торган интерактив “Умный дом” 3 D макеты һ.б. җиһазларны презентацияләү чарасы үткәрелде.

Белгечләр әзерләгәндә чынлыктагы энергия системасында төрле гадәттән тыш очракларны, авария хәлләрен юри ясап булмый, шуңа күрә, Казан дәүләт энергетика университеты үзенең укыту-тикшерү полигоннарын (“Подстанция 110/10кв” һәм “Распределительные сети 04-10 кв”) булдырган. Биредә студентлар өйрәнә, тәҗрибә туплый, шулай ук энергетика компанияләре мәнфәгатьләре буенча фәнни тикшеренүләр уздырыла. Мәртәбәле кунаклар полигоннарны һәм алар белән идарә итә торган автоматикалы пульт бинасын да күздән кичереп, мөмкинлекләрен бик ошатты.

Уникаль үзәк булдырган университетка рәхмәт белдереп, чыннан да, күп көч, энергия һәм хезмәт кергән аңа, күп кенә эәкәртмәләр биредәге укытучылар һәм студентлар тарафыннан әзерләнгән, дип, ТР Хөкүмәте башлыгы И.Халиков, бу үзәкнең яңартылып, тулыландырылып торуын теләде, ә Антон Юрьевич гади кунак кына түгел, ә шушы проектны гамәлгә ашыруда катнашучы да, дип басым ясап әйтте. Якын арада Россия Хөкүмәте энергияне сакчыл файдалану өлкәсенә төбәкләргә тагын акча бүләчәк, җомгага кадәр тәкъдимнәрегезне әзерләгез, дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр КДЭУ ректорына. 250 млн. сум бирсәләр, республикада максималь нәтиҗәле итеп ничек эшкә җигәр идем – шуңа җавап бирерлек булсын, дип йөкләмә бирде ул.

Антон Инюцын билгеләп үткәнчә, күренеп тора – биредә акчаның кадерен беләләр, ул нәтиҗәле файдаланыла. Заманча белемле кадрлар әзерләүгә, бүгенге көн генә түгел, киләчәкне күзаллап җиһазлар әзерләүгә биредә җитди карыйлар, дип саный федераль министрлык вәкиле. “Энергияне сакчыл һәм нәтиҗәле файдалану “модернизация” сүзенә синонимик мәгънәдә, ә ул заманча технологияләрдән, кадрлар һәм белгечләрдән башка була алмый. Энергоуниверситетта булдырылган фәнни база, лаборатор шартлар Татарстан, шулай ук бөтен илебез файдасына эшли”, - дип билгеләп үтте ул. Презентацияләүчеләр сүзләренчә, энергоуниверситеттагы бу үзәк Идел буе һәм Урал төбәкләре өчен база үзәк булып торачак.

КДЭУның 45 еллыгына алтын значоклар әзерләдек һәм алар 10 гына, дип, беренчеләре Сезгә бирелә, дип, ректор Эдвард Абдуллаҗанов аларны РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцынга, ТР Премьер-министры Илдар Халиковка, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһмановка истәлек бүләге буларак тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10