ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда, Кырым халкына ярдәм йөзеннән, митинг була

5 март 2014, 09:37

Чара сәгать 17.00дә Меңьеллык мәйданында башлана

 (Казан, 5 март, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Бүген Казанда сәгать 17.00дә Меңьеллык мәйданында Кырым Автономияле Республикасына, аның күп милләтле халкына ярдәм йөзеннән,  Россия һәм Украина халыклары арасында дуслыкны саклау өчен митинг була.

Митингны оештыручылар – “Россия Ветераннары берлеге” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге һәм “Ватан” берләшмәсе” Төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы. Моңа кадәр КПРФ Татарстан төбәк бүлеге җитәкчелеге бу чарада катнашырга җыенуын белдерде.

Исегезгә төшерик: Татарстанда, Кырым халкына ярдәм итү өчен, акча җыела. Җәмәгатьчелекнең мондый инициативасын Татарстан Президенты хуплаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10