news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

2014 елда Владимир Путин Николай Патрушевтан биш, Сергей Ивановтан ике тапкыр азрак акча эшләгән

Дәүләт башлыгы узган елдагы табышы хакында хисап тотты

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның 2014 ел өчен декларацияләнгән табышы 7 млн. 654 мең 42 сум тәшкил иткән.

Дәүләт башлыгы, РФ Президенты Администрациясе хезмәткәрләре, Россия Куркынычсызлык советы аппараты хезмәткәрләренең керем, чыгым, милке һәм милек рәвешендәге йөкләмәләре турындагы мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган.

2014 ел өчен декларация нигезендә, Владимир Путин милкендә 1,5 мең кв. метрлы җир кишәрлеге, 77 кв.метрлы фатир һәм 18 кв.метрлы гараж бар. Ил башлыгы декларациядә «ГАЗ М21», «ГАЗ М-21-Р», «Нива» автомобильләренә, шулай ук "Скиф" автомобиль тагылма арбасына ия булуын күрсәткән.

РФ Президенты Администрациясе башлагы Сергей Ивановның декларация буенча табышы 16 млн. 205 мең 732 сум тәшкил итә.

РФ Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев былтыр 39 млн. 835 мең 451 сум акча эшләгән.                                      

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100