ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Быел Татарстанда бәрәңге һәм яшелчәләр уңышы югары булыр дип фаразлана

30 июль 2013, 15:21

Яңгырлар аларның куәтле үсүенә уңай йогынты ясый

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быелгы ел икмәккә ярлырак булса да, бәрәңге һәм яшелчәләрнең югары уңышы көтелә. Бигрәк тә, соңгы вакытта еш явучы яңгырлар аларның куәтле үсүенә уңай йогынты ясый. Татарстан Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта әнә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, шикәр чөгендере, кукуруза, бәрәңге кебек соң өлгерүче культуралар башта корылык кичерсә дә, хәзер бертуктаусыз явучы яңгырлар аларның хәлен күпкә җиңеләйткән. Һава температурасы нульдән түбән төшкән вакытка кадәр үсүче шикәр чөгендере яңгырның шифасын тоеп, яфракларын җәеп, яхшы гына үсеп киткән. “Шул рәвешле, быел терлек өчен тамыразык һәм башка төрле азык белән тәэминат җитәрлек күләмдә булмас, дигән шик-шөбһәләргә урын юк”, - дип белдерде Марат Әхмәтов. Күпьеллык үләннең икенче чабымы өчен дә тоташ яңгырның файдасы зур, ди министр.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10