ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанның 9 сыйныф укучылары математика буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен 10 июньдә белә ала

5 июнь 2013, 13:07

Химия, тарих, биология, информатика буенча имтиханнар нәтиҗәләрен имтиханнан соң 7 көн узгач та белергә мөмкин

  (Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның 9 сыйныф укучылары 28 майда математика буенча биргән Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен 12-14 көннән, ягъни 10 июнь тирәсендә белә ала.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, республикада тикшергәннән соң эшләрне Федераль тест үткәрү үзәгенә тикшерүгә җибәрәләр. Әлеге үзәктә эшне алганнан соң 6 эш көнендә тикшерәләр. ТР Дәүләт имтихан комиссиясе утырышында нәтиҗәләрне раслауга тагын бер көн бирелә. Шулай итеп, математика буенча имтихан нәтиҗәләре 10 июньнән дә иртәрәк билгеле булмаячак.
Химия, тарих, биология, информатика буенча имтиханнар нәтиҗәләрен имтиханнан соң 7 көн узгач та белергә мөмкин.
Имтиханнар нәтиҗәләрен “Республиканский центр мониторинга качества образования” сайтында “Участник ГИА-9” бүлегеннән карап белергә мөмкин. Нәтиҗәләрне бушлай карарга була. Моннан тыш, мәгариф идарәләре муниципаль органнарында һәм мәктәпләрдә белергә мөмкин.
Имтихан нәтиҗәләрен алу белән проблема булган очракта (843) 292-24-32 кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми ресурслардан тыш башка сайтлардан нәтиҗәләрне алу өчен паспорт мәгълүматларын кертү тәкъдимнәреннән сакланырга чакыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10