ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

«КАМАЗ-Мастер» командасы беренче тапкыр Africa Race узышында җиңде

9 гыйнвар 2013, 19:37

Гомуми зачетта россиялеләр икенче булды

(Яр Чаллы, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Дакарда Africa Race узышы тәмамланды.

«КАМАЗ-Мастер» командасының Россия экипажы беренче тапкыр Africa Race узышында җиңде. Моннан тыш, россиялеләр гомуми зачетта икенче булдылар. Гомуми зачетта беренчелекне легендар Луи Шлессер яулады.

Өченче урында – пилот Томаш Томечек җитәкчелегендә Чехия экипажы.

Алдагы мәгълүматлар буенча, Яр Чаллыга җиңүчеләр экипажы 11нән 12 нче гыйнварга каршы төндә кайтып җитәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10