ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Татар дөньясы

“Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, татар телен куллану турында” закон проекты беренче укылышка әзерләнде

21 ноябрь 2012, 20:58

Бүген утырышта шулай ук комитетның 2011 елның 15 февралендәге “Татарстан Республикасында, тарихи һәм мәдәни ядкәрлек урыннары буларак, зиратларның торышы турында” дип аталган карарын тормышка ашыру турында фикерләштеләр

(Казан, 21 ноябрь,"Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында" Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, татар телен куллану турында" закон проектын беренче укылышка әзерләде. Әлеге закон проектын кабул итү Татарстан Республикасының бөтен территориясендә дәүләт теле буларак татар теленең кулланышын тәэмин итү, гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, татар телен куллануга, татар сөйләм теле культурасын яклауга һәм үстерүгә, татар халкы язуының тарихи традицияләре дәвамлылыгын саклап калуга булган хокукларын тәэмин итү зарурлыгына бәйле.

Закон проектында ТР дәүләт теле буларак, татар теле алфавиты кириллица графикасы нигезендә төзелә.

"Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгате турында" ТР Законы нигезендә гражданнар ТР дәүләт телләрендә, туган телләрендә яисә РФ халыкларының үзләре белә торган теләсә нинди башка телендә тәкъдимнәр, гаризалар, шикаятьләр белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Гражданнар тәкъдимнәренә, гаризаларына, шикаятьләренә җаваплар мөрәҗәгать иткән телдә бирелә. Мондый мөмкинлек булмаган очракта, ТР дәүләт телләре кулланыла. Шуңа бәйле рәвештә, закон проектында ТР дәүләт органнарына, ТРда җирле үзидарә органнарына гражданнардан, оешмалардан, латин яки гарәп графикалары тамгаларын кулланып, татар телендә мөрәҗәгать кергән очракта, җавапны кириллица графикасы нигезендә татар телендә бирү каралган.

Закон проектын әзерләү шулай ук татар алфавитын төрки телләр һәм көнбатыш Европа телләре алфавитлары белән бердәйләштерү өчен, фәнни нигезләнгән уңайлы транскрипция булдыру зарурлыгына, татар язуының тарихи традицияләренә дә бәйле. Төрки-татар мирасына кагылышлы фәнни хезмәтләр бастырып чыгарганда, кайбер халыкларның латин графикасында, гарәп графикасында язылган кулъязма мирасын бастырып чыгаруга әзерләнгәндә, иске татар басмаларының электрон каталогларын төзегәндә һәм латин, гарәп графикаларындагы басмаларның каталогларын төзегәндә көнчыгыш һәм татар лексемаларын, исемнәрен һәм атамаларын транскрипциядә төгәл итеп тапшыру проблемасы барлыкка килә. Татар алфавитының латин һәм гарәп графикаларындагы транскрипциясе тамгалары татар телендәге һәм көнчыгыш телләрдәге иске басма һәм кулъязма чыганаклар белән эш итүче киң даирә белгечләргә, шулай ук китапханә, архив, музей хезмәткәрләренә дә бик кирәк.

Гарәп графикасына транскрипция тамгаларын кертү зарурлыгы РФдә мөселман халыкларының мәдәнияты торгызылуга да бәйле. ТРда һәм тулаем РФдә күп миллионлы мөселман дөньясының булуы дәүләт органнарыннан ислам традицияләрен җитди һәм җентекләп өйрәнүне һәм мәдәни нигезләре гарәп телле булган мөселманнарның тормыш үзенчәлекләрен исәпкә алуны таләп итә. Унификацияләнгән транскрипция булу соңгы дистә елларда чит йогынтыларга дучар булган һәм Якын Көнчыгыш мөселман халыклары традицияләренең безнең төбәккә хас булмаган элементлары чагыла башлаган татар дини мәдәниятының тарихи традицияләрен һәм үзенчәлекләрен ныгытуга да, һичшиксез, ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтелә закон проектының аңлатма язуында.

Бүген утырышта шулай ук комитетның 2011 елның 15 февралендәге "Татарстан Республикасында, тарихи һәм мәдәни ядкәрлек урыннары буларак, зиратларның торышы турында" дип аталган карарын тормышка ашыру турында фикерләштеләр. Депутатлар ТР Министрлар Кабинетына, ТР Мәдәният министрлыгына, ТР Муниципаль берәмлекләр советына, ТРның муниципаль районнары һәм шәһәр округларына, ТР Фәннәр академиясенә үз юнәлешләре буенча эшне активлаштырырга тәкъдим итте. Әлеге мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайту көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10