ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

ТР Президенты Казанның үзәгендә яссы түбәләрне яшелләндерергә тәкъдим итте

9 октябрь 2012, 13:44

ТР Министрлар Кабинетында шәһәрнең тарихи үзәгендә яңа төзелеш проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Кичә кич белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә ТР прокуроры Кафил Әмиров, республика Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР Президентының ярдәмчесе Олеся Балтусова, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, шулай ук эксперт архитектура берләшмәсе вәкилләре катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, киңәшмәдә Казанның тарихи үзәгендә биналар төзелешенең 12 проекты каралган.

Тулаем алганда, киңәшмәдә катнашучылар барлык 12 проектны хупладылар, кайберләренә карата гына тышкы кыяфәтләренә һәм уңайлыклар булдыруга бәйле кимчелекләр әйтелде, аларны төзүчеләр бетерергә тиеш.

ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова төзелеш вакытында агачларның киселүенә, нәтиҗәдә, аларның яңадан утыртылмавына игътибар итте. Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады һәм төзүчеләргә тиешле дәрәҗәдә яшелләндерүне карарга кушты. Шул ук вакытта, ТР Президенты сүзләренчә, агачлар зур булырга тиеш. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казанның үзәгендә яссы түбәләрне яшелләндерергә тәкъдим итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10