ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татар Википедиясенә – 9 ел

14 сентябрь 2012, 10:52

2003 елның 15 сентябрендә халыкара ирекле Википедия интернет-энциклопедиясенең татар бүлеге эшли башлый

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Интернет киңлекләрендә татар телендә төрле өлкәләргә караган энциклопедик мәгълүматлар туплый торган Татар Википедиясе проектына 9 яшь тула! Нәкъ 9 ел элек, 2003 елның 15 сентябрендә халыкара ирекле Википедия интернет-энциклопедиясенең татар бүлеге эшли башлый.

Википедия сайты 2001 елның 15 гыйнварында ирекле универсаль интернет-энциклопедия буларак ачыла. Монда автор һәркем була ала, һәр энциклопедик мәкалә үзгәртелә, тулыландырыла ала. Бар дөнья буйлап Википедия сайты 285 телдә һәвәскәрләр ярдәмендә тотрыклы үсештә бара. Дөньяда керүчеләр саны буенча Википедия сайты алтынчы урында. Ул шулай ук тарихта иң эре һәм популяр энциклопедик белешмә дип танылган. Телләр бүлекләре арасында иң зуры – Инглиз Википедиясе (3 миллионнан артык мәкалә). Рус Википедиясендә 900 меңгә якын мәкалә.

Татар телендә Википедия бүлеге 2003 елның 15 сентябрендәндә ачыла. Комплекслы сәбәпләр аркасында ул башта үсеш ала алмый. Фәкать 2009 елда гына, Татар Википедиясенә бер төркем актив интернетчылар килеп, энциклопедияне даими язу эшенә алынгач, ул тиз үсешкә ирешә. 2009 елның 28 декабрендә 5 мең мәкалә тупланса, 2011 елның 8 июлендә бу күрсәткеч 10 меңгә күтәрелә.

Хәзерге вакытта Татар Википедиясендә 16 мең мәкалә тупланган. Иң күп мәкаләләр Татарстан һәм Башкортстан буенча урнашкан авыл-шәһәрләргә багышланган. Бер меңнән артык мәкалә төрле шәхесләр турында язылган. Барлык телләр арасында Википедиянең татар бүлеге 99 урында тора.

Өч ел рәттән (2009, 2010, 2011 елларда) Татар Википедиясе «Татнет йолдызлары» интернет-проектлар бәйгесендә җиңү яулый. 2010 елгы «Белем җәүһәрләре» бәйгесендә бүлек «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә икенче урын алса, 2011 елда ул шул ук номинациядә җиңүгә ирешә.

Татар Википедиясенең уңышлары һәм кулланылышы зурлардан булса да, проект ярдәмгә мохтаҗ. Форсаттан файдаланып, википедиячеләр татар телендәге онлайн энциклопедияне үстерү эшенә кушылырга чакыра. Иманыбыз камил, бу тел һәм милли интернет үсеше өчен иң кирәкле гамәлләрнең берсе. Сайтның адресы: tt.wikipedia.org Җаваплы идарәче: Рашат Якупов (rashat_Kazan@mail.ru)

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10