ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тиздән поезд билетларын кредитка да алып булачак

24 май 2012, 11:54

Пассажирга кредитка алынган билет бәясен 55 көн эчендә процентсыз кайтару мөмкинлеге бирелә

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Тиздән поезд билетларын кредитка да алып булачак. 2012 елның икенче яртысында “Федераль пассажир компаниясе” юл йөрү билетларын кредитка сату проектын гамәлгә ашыруга алыначак. Әлеге хезмәт һәртөрле юнәлешкә билет алганда гамәлдә булачак. Пассажирга кредитка алынган билет бәясен 55 көн эчендә процентсыз кайтару мөмкинлеге бирелә. Әлеге хезмәт Россиянең Калининградтан алып Владивостокка кадәрге территориясендә эре шәһәрләр вокзалларындагы махсуслаштырылган 76 кассада күрсәтеләчәк.
Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, кредитка билет рәсмиләштерү процедурасы бик гади. Моның өчен пассажирга үз шәһәрендәге махсуслаштырылган кассага мөрәҗәгать итеп, паспортын тәкъдим итү җитә. 1 мең сумнан 25 мең сумга кадәрге кредитка банктан 2 минут эчендә рөхсәт бирелә.
Паспорт тәкъдим итү белән кредитка билет рәсмиләштерү нибары 20 минут вакытны эченә ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10