ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Илдус хәзрәт Фәизов Истанбул мөфтие Рәхми Яран белән очрашты

23 май 2012, 14:01

Мөфтиләр киләчәктә дә бердәм хезмәттәшлек турында килештеләр

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында мөфти Илдус хәзрәт Фәизов Истанбул мөфтие Рәхми Яран белән очрашты. Мөфтиләр киләчәктә дә бердәм хезмәттәшлек турында килештеләр. Очрашуда шулай ук Төркия Республикасыныж Казандагы консулы Әхмәт Акынты, Төркия илчелегенең Россиядәге дин эшләре буенча киңәшчесе Фәхри Саглык, Коръән хафизлар катнашты.

Делегация әгъзалары ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук “Кол Шәриф”, “Мәрҗани”, “Апанай” мәчетләрендә һәм Казан ислам көллиятендә булып кайттыл, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10