ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы 2012 елны Изге Коръән елы дип игълан итәргә килеште

29 декабрь 2011, 18:22

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы узды

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы узды. Анда 2011 ел эчендә башкарылган эш буенча хисап белән Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан мөселманары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәизов чыгышы ясады. Шулай ук Пленум вәкилләре 2011 елгы хаҗ турында мәгълүматны тыңлады. Аны беркетмә бүлеге җитәкчесе Илшат Насыйбуллин тәкъдим итте.

Утырышның йомгак өлешендә мөхтәсибәтләрдә һәм Татарстан Диния нәзарәтендәге тикшерүләр турында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәк ревизия комиссиясе рәисе Мирхәт Җамалиев сөйләде. Очрашу азагында Пленум әгъзалары 2012 елны Изге Коръән елы дип игълан итәргә килеште, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10