news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2011 елда Татарстан коммерцияле торак төзелеше күләмен икеләтә арттырырга тиеш

Бары тик шул очракта гына республика 2,1 миллион квадрат метр торак тапшыру буенча планны үти алачак

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). 2011 елда Татарстанда коммерцияле күпкатлы торак төзелеше күләмен икеләтә арттырырга кирәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә белдерелде.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев белдерүенчә, РФ Төбәк үсеше министрлыгы таләпләрендә 2011 елда 2,1 миллион квадрат метр торак төзү каралган (2010 елда еллык план 2 млн. кв. метр тәшкил итә). Шул ук вакытта Дәүләт торак фонды 2011 елга расланган программа агымдагы ел белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк – агымдагы елда 820 мең кв. метр булса, киләсе елга 422 мең кв. метр. Федераль программалар расланганнан соң да программаны киңәйтү мөмкинлеген исәпкә алган очракта да, Татарстанда торак төзелешенә дәүләт инвестицияләре дәрәҗәсе ул кадәр зур түгел.
Р.Хаҗиев сүзләренчә, 2011 елда Татарстанда коммерцияле күпкатлы торак төзелеше күләмен икеләтә арттырырга кирәк – хәзерге 450 меңнән 993 мең квадрат метрга кадәр. Министрның беренче урынбасары муниципаль берәмлек башлыкларына коммерцияле торак төзелешен үстерү өчен җир участокларына ачык аукционнар үткәрергә, ташламалы кредитлар тәкъдим итәргә, халыкның торак өчен түләү мөмкинлеген күтәрү өчен чаралар кабул итүләрен сорады.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары халыкка шәхси торак йорт төзү өчен инженер челтәрләре белән җиһазланган әзер җир участоклары бирергә тәкъдим итте. Р.Хаҗиев Белгород тәҗрибәсен мисал итеп китерде, анда 12 сутый җир участогын символик 15 мең сумга бирәләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100