Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2011 ел бюджетында кытлык 12,5 млрд. сум тирәсе фаразлана
Шул сәбәпле, бюджетның чыгымнар өлешен формалаштыру бик катлаулы булачак, ди финанс министры Радик Гайзатуллин
(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүгенге көндә республикада 2011 ел өчен консолидацияләнгән бюджет формалаштыру эше дәвам итә. ТР финанс министры Радик Гайзатуллин белдергәнчә, киләсе елда бюджет кытлыгы 12,5 млрд. сум тирәсе булыр дип фаразлана. Шул сәбәпле, бюджетның чыгымнар өлешен формалаштыру бик катлаулы булачак, дип ассызыклый ул. Финанс министры ассызыклаганча, шуңа да финанс документының нигезенә бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге салына. Бюджет керемнәрен максималь күләмдә туплау, казна чараларын нәтиҗәле һәм максатчан файдалану- 2011 елга финанс документының үтәлеше өчен төп шарт булачак.
Радик Гайзатуллин бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдергәнчә, консолидацияләнгән бюджетны 2011 елга һәм 2012-2013 елның планлы чорына формалаштыру күздә тотыла. Төп финанс документын формалаштырганда берничә мөһим моментны исәпкә алырга кирәк булачак. Беренчедән, мәгариф учреждениеләрендә инвентарьлаштыру нәтиҗәләрен күздә тоту, икенчедән, җан башына карап норматив финанслауны кертүне төгәлләү. Бюджет учреждениеләрен норматив финанслау ысулы белән бергә хезмәткә түләүнең яңа системасын кертүне активлаштырырга кирәк булачак. Моннан тыш, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең хокукый статусын үзгәртүне тәмамлау зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз