ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфадагы күренекле татар галиме күркәм юбилеен билгели

26 ноябрь 2010, 13:52

Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Касыйм Мөхәммәтназиф улы Йосыповка бүген 75 яшь тулды

(Уфа, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар галиме, икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Табигый фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Касыйм Мөхәммәтназиф улы Йосыповка бүген 75 яшь тулды. Шушы уңайдан бик күп ихлас котлаулар кабул итә ул.
Үзе гомере буе көч салган фәнендә - икътисадта гына югары үрләр яулап калмаган, ә саф татар телендә публицистик һәм әдәби китаплар да язган, милләтне яклап кыю фикерләрен дә яңгыраткан гаярь егет ул Касыйм ага.
Касыйм Йосыповның белем дәрәҗәләрен һәм югары исемнәрен санап-атап чыгу өчен генә дә берничә бит кәгазь кирәк булыр иде. Соңгы 15 елда К. Йосыпов Башкортстан дәүләт университетында эшли. Андагы милли икътисад кафедрасына җитәкчелек итә ул.
Теге яки бу галимнәрнең иң зур казанышлары хакында сүз барганда, гадәттә, аларның иң төп башлангычлары, үз мәктәпләрен булдырулары телгә алына. К. Йосыпов та үз мәктәбен булдыручыларның берсе. Россия дәрәҗәсендә танылган галимебез Башкортстанда төбәк икътисад мәктәбен барлыкка китерүче һәм аны әледән-әле камилләштерүче шәхес. Шуңа күрә дә Башкортстан Фәннәр академиясенең икътисад фәннәре өлкәсендә иң югары казанышлар өчен бирелүче Мәхмүт Токымбәтов исемендәге премиянең иң беренчесе белән дә бүләкләнде атаклы якташыбыз.
Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендә докторлык диссертацияләре яклау шурасының төбәк икътисад секциясен дә җитәкли тынгысыз галим. Күптомлы “Башкорт энциклопедиясе”н һәм “Татар энциклопедиясе”н әзерләүгә керткән өлеше дә биниһая Касыйм Мөхәммәтназиф улының. Туган ягы Чакмагыш районының шәрәфле әгъзасы булган милләттәш “Чакмагыш” республика якташлар оешмасы идарәсенең Гыйлемдар Рамазанов исемендәге әдәби премиясе лауреаты да.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10