ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфада танылган әдип Хәниф Кәримне искә алалар

15 сентябрь 2010, 09:45

Башкортстандагы танылган шагыйрь Хәниф Кәримнең тууына 100 ел тулды

(Уфа, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган шагыйрь Хәниф Кәримнең тууына 100 ел тулды. Шушы уңайдан республикада аны искә алу чаралары башланды. Тәүдә иң зур чара иртәгә Уфада оештырыла.
Мостай Кәрим исемендәге Башкорт милли яшьләр театрында Хәниф Кәрим истәлегенә Хәтер кичәсе булачак. Анда республиканың күренекле әдипләре, журналистлар, сәнгать осталары һәм Хәниф Кәримнең балалары, башка туганнары катнаша. Кичәдә Хәниф Кәрим хакында истәлекләр, аның шигырьләрен уку, җыр-моң аралашып барачак.
Хәниф Кәрим Башкортстанның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында туып үсә. Мәктәптән соң Уфада халык мәгарифе институтында белем ала. Гәзитләрдә төрле вазыйфаларда эшли. Бөек Ватан сугышында катнашып, аннан исән кайткач, 13 ел дәвамында Башкортстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе була.
Хәниф Кәрим әдәби иҗат җимешләрен 1930 елда ук бастыра башлый. Төрле елларда егермедән артык җыентыгы дөнья күрә. Рус шагыйрьләре әсәрләрен тәрҗемә итү өлкәсендә зур эш башкара.
Хәниф Кәримне искә алу чаралары аның туган ягы Кыйгы районында да оештырылачак. Анда Уфадан зур төркем әдәбият һәм сәнгать әһелләре бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10