ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Балалар язучысы, журналист Ләбибә Ихсанова вафат

27 июль 2010, 10:25

Татарстан әдәбияты зур югалту кичерә. Кичә 86 яшендә балалар язучысы, журналист Ләбибә Ихсанова якты дөнья белән хушлашты

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Татарстан әдәбияты зур югалту кичерә. Кичә 86 яшендә балалар язучысы, журналист Ләбибә Ихсанова якты дөнья белән хушлашты.
Балалар язучысы Ләбибә Фәез кызы Ихсанова 1923 елның 23 августында хәзерге Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында укытучы гаиләсендә туган. 1941 елда Татарстанның Кукмара район үзәгендә татар урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылының җидееллык мәктәбендә ике ел өлкән вожатый һәм колхоз бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. 1943 елда Казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Студент елларында каләм тибрәтә башлый — шигырьләр яза, университетта яңа ачылган татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары белән якыннан аралашып, аларның әдәбият түгәрәкләренә йөри, язучылар белән таныша. Туган табигать, аның байлыклары һәм шул байлыкларны өйрәнүче геологларга ияреп сәяхәткә чыккан үсмер малайның мавыктыргыч маҗаралары турында сөйләгән бу повесть нәшриятта басылып чыгу белән (1948), балаларның яраткан китабына әйләнә. 1945 елда Ләбибә Ихсанова КПСС сафларына кабул ителә.
1948 елда университетны тәмамлагач, Л. Ихсанова үзен тулысынча әдәби иҗат эшенә һәм журналистикага багышлый. 1948—1950 елларда ул Татарстан радиокомитетында балалар өчен тапшырулар редакторы, 1955—1960 елларда республика балалар журналы «Пионер»да (хәзерге «Ялкын») — баш редактор, 1960—1967 еллар арасында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли. Шушы чорда аның иҗаты да күзгә күренеп активлаша, беренче повесте артыннан «Җир астында Җиде көн», «Якты уйлар», «Нияз», «Нияз мәктәптә», «Тал бөгелә», «Робинзоннар лагеренда», «Саралан малайлары» исемле яңа повестьлары, «Сөйләнмәгән сер», «Тау чәчәге» кебек хикәя җыентыклары басылып чыга. 1967—1978 елларда Ләбибә Ихсанова «Казан утлары» журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли. Алтмышынчы еллар ахыры һәм җитмешенче еллар дәвамында язган әсәрләре арасында авторның «Очкын» (1969) һәм «Гөлләр кояшка карый» (1972) исемле повестьлары аеруча игътибарга лаеклы. Ул иҗат юлының беренче чорларында тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, рус язучысы Л. Кассильнең «Улица младшего сына» («Кече улның урамы», 1953), чуваш язучысы А. Талвирның «На Буинском тракте» («Буа юлында», 1958) исемле повестьларын татар балалары Л. Ихсанова тәрҗемәсендә укыйлар.
Л. Ихсанова көндәлек матбугатта даими катнаша: тормышның төрле темаларына аның дистәләрчә очерклары, әдәби китапларга рецензияләре һәм балалар әдәбияты проблемаларына кагылышлы күп санлы тәнкыйть мәкаләләре басылып чыга.
Ләбибә Ихсанова ике тапкыр (1965 һәм 1973 елларда) халык депутатларының Казан шәһәр Советына депутат итеп сайлана, 1959—1974 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, 1967—1968 һәм 1972—1974 елларда башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшли; берничә тапкыр РСФСР һәм СССР язучылары корылтаенда делегат булып катнаша.
Татар балалар әдәбиятын үстерүдәге һәм журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ләбибә Ихсановага 1972 елда Татарстан АССРның һәм 1983 елда РСФСРның “атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1958 елдан ул - СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Ләбибә Ихсанова белән хушлашу бүген 10.30да Голубятников урамындагы 24 йортта була.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10