ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

Тукай туган көнне үткәрелә торган Шигърият бәйрәме халык һәм иҗатчыларны янә бергә җыйды

26 апрель 2010, 16:29

Анда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде, үзенә андый бүләк бирелүне исә демократиянең гәүдәләнеше, дип саный музыкант В.Федотов
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле төбенә бүген янә халык аңа баш иеп, шигъриятне хөрмәтләп килде, республиканың дәүләт хакимияте исеменнән чәчәк кәрзиннәре, зыялылар, яшьләр кызыл канәферләр китерде.

Тукай шигыренә халык үзе көй чыгарган “Әллүки”дән башланган Шигърият бәйрәмен ачып, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, быелгы яз Габдулла Тукай туганнан соң килгән 124 нчесе, дип искәртте һәм, быел Шагыйрь туган көн Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 90 еллыгына әзерлек вакытына туры килде, дип, Тукай чорыннан алып аны өйрәнү елларына, ягъни бүгенгәчә шигъриятнең узганын барлады.

Тукай туган көнне үткәрүнең үз традицияләре бар. Казан үзәгендә ел саен Шигърият бәйрәме уздыру һәм шунда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенең яңа лауреатларын игълан итү - шуларның берсе. Мәртәбәле Тукай премиясе лауреатлары гаиләсенә быел тагын 5 шәхес өстәлде, дип, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева быелгы лауреатларның исемлеген, ягъни премия бирелү турындагы ТР Прензиденты имзалаган Указны укыды, һәм сүз аларга бирелде. Ә алар – әдип һәм публицист Ркаил Зәйдулла, язучы Фоат Садриев, музыкант Владимир Федотов, сынчы Асия Миңнуллина, монументаль сәнгать рәсамы Илдар Ханов.

“Иҗатчы кеше хезмәтенең бәяләнүен көтә инде, минем өчен дә бу чит түгел. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителгәч, күңелдә ышаныч кабынган иде, ләкин шик ул хиснең күршесенә әйләнде. Чөнки, чынлап әйтәм, лаек кешеләр күп, үзем күреп белгән, шәхесен яраткан кешеләр күп, аеруча язучылар арасында. Дөрес, кайсылары исемлеккә керми калган... Минем язганнарыма шундый бәя биргәннәре өчен һәм матбугатта чыккан язмаларга катнашы булган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Шулай да, рәхмәтемнең иң зурысы – күкрәгендә шигырь уты сау булганнарга, аны сүндерми саклый алганнарга”, - диде Ркаил Зәйдулла һәм җәмәгатьчелеккә фикерен шигъри юлларда үтемле итеп җиткерә белде.

Фоат Садриев исә: “Яшәешебездә бөек көч бар – ул халык вөҗданы, ул дөреслек, галимлек дигән сүз. Габдулла Тукайның иҗаты, алай гына түгел, бөтен тормышы халык вөҗданыннан аерылгысыз. Аның иҗатында аның үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә. Иҗат кешесе иҗатына керешкәндә бу хакта тирәнтен уйланадыр... Кулымнан каләмем төшкәнче мин дә шушы милләтемә хезмәт итәрмен дип ышандырам”, - дип ант итте.

“Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек дип табылган рус кешесе буларак шуны әйтәм: шундый олуг бүләк бирелү минем өчен демократиянең гәүдәләнеше, Татарстан җитәкчелегенең республикадагы иҗади кешеләр эшчәнлеген кайсы милләтнеке булуга карап тормастан бәяләүнең әһәмиятен аңлау бу. Мин төрле милләт кешесе үзара дус һәм килешеп яшәгән Татарстан Республикасында гомер итүем белән горурланам!” - диде әлеге бик әһәмиятле Дәүләт премиясе гамәлгә куелганнан бирле шундый бүләк алган баянчы-солистлардан беренче иҗатчы Владимир Федотов һәм баянында татар халык көен сузды.

Шигърият бәйрәмендә сүз Тукай премиясе алдагы елларда бирелгән шагыйрьләргә тапшырылгач, Зиннур Мансуров, икенче бөтендөнья сугышында катнашкан 114 татар язучысының күпчелеге шагыйрь булган, ләкин 34е сугыш кырында башын салган, исән калган шагыйрьләрнең бердәнбере - Хисам Камал, дип искәртте һәм аның “Ил яшь иде” шигыре тәкъдим ителде. Равил Фәйзуллин, Тукай туган көнне үткәрелә торган Шигърият бәйрәме быел 47 нче тапкыр уза, алга таба Тукай шигырьләрен без “Болгар номерлары” турысында да уздырырбыз дип уйлыйм: ул урындагы хәрәбәләр урынына якын киләчәктә бик матур йорт үсеп чыгар һәм ул халкыбыз тарихын, Тукай тормышын күрсәтә торган урын булыр дип ышанам, дип, үзенең “Ышаныч” шигырен тәкъдим итте.

Шулай ук Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим кебек иҗатчылар һәм депутатлар, дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре дә, яшь шагыйрьләр дә фикерләрен шигъри юлларга тезеп халыкка җиткерде, Тукай туган көн исә республика сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10