ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанда мәшһүр татар артистын искә алалар

23 октябрь 2008, 15:00

Башкортстанда яшәп иҗат иткән атаклы татар артисты, Россиянең аткзанган, Башкортстанның халык артисты Рим Сыртлановның тууына 100 ел тулды
(Уфа, 23 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат иткән атаклы татар артисты, Россиянең аткзанган, Башкортстанның халык артисты Рим Сыртлановның тууына 100 ел тулды.
Шушы уңайдан республикада аны искә алу чаралары башланды. Бүген Уфада ул яшәгән йорт диварына беркетелгән истәлек тактасы янына һәм мөселман зиратындагы каберенә чәчкәләр салынды. Шимбә көнне Рим Сыртлановның иҗат юлы узган М. Гафури башкорт драма театрында аның хөрмәтенә “Нәркәс” спектакле уйналачак. Ул спектакльлдә Рим Сыртланов бик оста итеп Баембәт ролен башкарган була.
Рим Сыртланов Башкортстанның Бүздәк районындагы Сыртлан исемле татар авылында туып үсә. Кечкенәдән сәхнәләрдән төшмәгән Рим, мәктәпне тәмамлауга ук, Уфа сәнгать техникумына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Техникумда киләчәктә шулай ук мәшһүр сәнгать осталарына әвереләчәк Зәйтүнә Бикбулатова, Арслан Мөбарәков, Вәли Галимовлар белән бергә укый, театр сәнгате нечкәлекләренә бергәләп төшенә Рим.
Талип чагында ук аңа күз атыр йөргән режиссерлар яшь талантны М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театрына эшкә чакыра. Шулай итеп 1930 елда ук атаклы театрда аның йолдызлы иҗат эшчәнлеге башланып китә.
Театрда үзенең остазларыннан да уңа Р. Сыртланов. Вәлиулла Мортазин-Иманский, Мәкәрим Мәһәдиев, Хаҗи Бохарский кебек күренекле затлардан күп нәрсәгә өйрәнә, осталык үрләренә менә яшь егет.
Кырык елдан артык иҗат эшчәнлеге чорында Рим Сыртланов төрле пландагы 160тан артык образ тудыра. Алар арасында рус, башкорт классик әсәрләре геройлары да, заман драматурглары пьесалары образлары да бар. Француз патшасын да, Кызыл армия командирын да, гади кеше образын да бердәй талантлы башкара алу сәләтенә ия була Рим Сыртланов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10