ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Айрат ХАРИСОВ

9 октябрь 2008, 12:28

“Тальянның дәрәҗәсен кайтарасы иде”

Айрат Харисов: “Тальянның дәрәҗәсен кайтарасы иде”

Алтын куллы оста милләттәшебез, гармун ясау остасы Айрат Харисов белән күптән очрашырга теләк булса да, моңа кадәр форсат чыкмый торган иде. Ниһаять, яңарак Уфага бер килүендә иркенләп бер гәпләшеп утыру насыйп булды аның белән. Башкортстанның Дүртөйле районының Исмаил авылындагы Сәнгать мәктәбе директоры булып эшләүче, гармуннар ясау остасы һәм талантлы музыкант булган Айрат әфәнде республикада гына түгел, Татарстанда да шактый билгеле шәхес. Гармуннар ясавын сорап аңа Татарстаннан да, Самарадан, башка төбәкләрдән дә еш мөрәҗәгать итәләр. Чөнки бар тирә-якка бердәнбер гармун ясаучы һәм искеләрен төзәтеп, көйләп бирүче талант иясе ул.
Айрат Зөфәр улы Харисов милләтебезгә күп талант ияләре биргән гаиләдән. Борай районының Кәшкәләү авылында туып үсә ул. Айратка кадәр аның абыйсы һәм аннан соң үзе, соңрак энесе дә - өч асыл егет рәссам һөнәрен сайлыйлар. Уфада Башкортстан дәүләт педагогия институтының сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамлый алар. Гаиләдә чын татар рухында үсә балалар. Әниләре Бәһиҗәт апа мәктәптә гомере буе татар теле һәм әдәбияты укыта. Рәссам һәм музыка һөнәрен сайлаган балаларның киләчәктәге һәр иҗат эшләрендә аның да шифалы йогынтысы бәяләп бетергесез була.
Институтта, рәссамлыкка, рәсем һәм сызым укытучысы булырга әзерләнеп йөргәндә генә, Айратның күңел түрендә гаҗәеп бер борылыш булып, музыка дөньясына юнәлеш ала ул. Моның ни рәвешле булып китүеннән башланды да инде безнең ихлас сөйләшүебез.
“Институтның соңгы курсында укый башлагач, диплом эше өчен сынлы сәнгать буенча бер тема сайладым, - дип башлады сүзен Айрат әфәнде. - Әтием бик оста гармунчы булганга, гармуннарда уйнаган талант ияләрен хөрмәт иткәнгә, гармунда уйнаучы бабай сурәтен иҗат итәргә булдым. Инде аны эшли дә башлаган идем. Әмма шул чакта факультеттагы кул эшләре бүлегендә гармун темасын сурәттә түгел, ә гармунның үзен ясап карау теләге туды. Хәтта авылга кайткач, әтиемнең өй чормасындагы иске бер гармунын да алып килдем Уфага.
Шул чакта Уфадагы гармун ясау остасы Җидеяр ага Мөхәяров белән таныштым һәм аның ярдәмендә башкарып чыктым тәүге тәҗрибәмне - үземнең беренче гармунымны ясадым. Икенче бер эшем – авылдан алып килгән иске тальянны яңарту-төзәтү булды. Дипломны уңышлы якладым һәм бу казанышым миңа илһам бирде. Иҗади комар, маһирлык таләп иткән шушы илһамлы эш бар күңелемне яулап алды”.

Ә бу атаклы Җидеяр ага белән танышу ничек килеп чыкты?

А.Х.: Мин аның хакында ишетеп белә идем инде. Уфа үзәгендәге “Дуслык” иҗат берләшмәсендә аның җитәкчелегендә унлап кеше гармуннар ясый иде. Виртуоз баянчы да иде Җидеяр абый. Тәтешле районында туып үскән ул. Аның әтисе дә, абыйлары да гармуннарда оста уйнаган. Үзе дә бала чагыннан ук өйрәнгән. Әтисе гармуннарда уйнап кына калмаган, ә аларны төзәткән дә, яңаларын ясаган да хәтта. Һәм, билгеле инде, шундый гаиләдә үскәч, үзе дә гармунда уйнагач, Җидеяр дә сәнгать юлын сайлаган. Башта Салават шәһәрендәге музыка училищесының баян бүлегендә белем алган ул. Аннан соң Чиләбе шәһәрендәге сәнгать академиясен дә тәмамлаган. Шул елларда ук төрле гармуннарны төзәтә башлаган һәм, үзлегеннән өйрәнеп, үзе дә гармуннар ясауга керешә булдыклы егет. Уфадагы “Җидеяр” ширкәтендә алар аена 15-20шәр гармун ясый торган иде. Менә шунда мин дә гармун ясауның беренче сабакларын алдым.

Гармун ясаучының музыкага сәләте дә көчле булырга тиештер.

А.Х.: Көйне тоемлау, гармунда уйный белү эшне нык җиңеләйтә инде, сүз дә юк. Ләкин иң кызыгы шунда – беренче гармуннарымны ясаганда, мин әле үзем бер генә музыка коралында да уйный белми идем. Тальяннарны эшләүгә җитди тотынгач, уйнарга да өйрәнә башладым аларда. Әлеге дә баягы Җидеяр абыйдан тәүге музыкаль сабакларны да алдым.

Ләкин “колакка аю баскан” булса, кем өйрәтсә дә, өйрәнеп булмыйдыр ул.

А.Х.: Аю басмаган анысы колакка (көлә). Әтидән дә киләдер инде, көйне-җырны тоемлау ярыйсы гына иде үземдә дә. Шуңа күрә гармуннарда уйнауга да, асылда, үзлегемнән өйрәндем дияргә дә була. Билгеле, махсус музыкаль белем алмагач, нота тану юк инде, ләкин, кем әйтмешли, анысы зур югалту түгел.

Институттан соң гармуннар ясау шөгылегез ни рәвешле дәвам итте?

А.Х.: Институтны мин 1989 елда тәмамладым. Ул чакта әле юнәлтмә белән эшкә җибәрү тәртибе бар иде. Мине Дүртөйле районына тәгаенләделәр - Исмаил исемле татар авылындагы музыка мәктәбенә укытучы итеп эшкә алдылар. Анда сынлы сәнгать бүлеге юк иде, мин беренче булып бер төркем укучыларны рәсемгә өйрәтү бүлегенә тупладым. Шул ук вакытта музыка бүлегендә гармуннар төзәтү дә минем өстә иде. Шулай итеп гармуннар ясауга осталыкны арттыру өчен дә форсат туды. Әкренләп үзем дә тальяннарда уйнарга өйрәнә тордым. Бер тапкыр танылган җырчы-музыкантыбыз Фән Вәлиәхмәтов Исмаилга концерт белән килгәч, минем уйнауны тыңлап карады. “Тырышсаң, шәп гармунчы чыгачак синнән”, дип канатландырып китте.

Ә гармуннар ясау осталыгын арттыруда тәҗрибә уртаклашыр кеше булдымы соң Дүртөйледә?

А.Х.: Юк, гармун ясаучы осталар очрамады анда. Ләкин мине язмыш тагын да атаклы Җидеяр ага белән очраштырды, Аллага шөкер. Туксанынчы еллар азагында Җидеяр абыйны Чаллыга эшкә чакырдылар. Анда аңа фатир бирделәр, гармуннар ясау өчен бар шартлары тудырылган остаханә булдырдылар. Шул чакта мине дә үзе янына чакырды остазым. 1998 елда шулай итеп Чаллыга йөреп эшли башладым. Ике ел дәвамында Җидеяр абый белән бергә эшләп осталыгымны камилләштерү форсаты булды. Ике ел Исмаил белән Чаллы арасын таптадым. Чын дөресен генә әйткәндә, тальянда уйнау осталыгымны да шунда арттырдым мин. Виртуоз музыкант булган остазымның тәэсире анысы да.

Гармуннар эшләүдә иң кыены нәрсә?

А.Х.: Иң кыены телләрен кагу һәм гармунны көйләү, әлбәттә. Бу эшләр иң катлаулысы да, вакытны күп ала торганы да. Ә күрекләрен эшләү һәм башка өлешләрен беркетү ансатрак башкарыла. Менә шул телләрен кагу һәм көйләүдә оста кешенең музыкага сәләте дә булу шарт. Колак үтә дә сизгер булырга тиеш. Әтидән миңа да музыкага сәләт бирелгән булуына рәхмәтлемен. Әтиемә исән чагында берничә гармун ясап бүләк иткән идем. Бер юбилеена көмеш телле тальянка да бүләк иттем. Бик тә шатланган иде ул аңа.

Чаллыда зур мәктәп үтеп яңадан Дүртөйлегә кайттыгыз инде...

А.Х.: Әйе, яңадан Исмаилда укытучылык хезмәтемне дәвам иттем. Ә 2004 елда миңа музыка мәктәбе директоры вазыйфаларын да йөкләделәр. Шул ук елны бу белем учагының офыклары киңрәк булуын исәпкә алып, аны сәнгать мәктәбе итеп үзгәртү хәстәрлеген күрдек. Чөнки анда рәссамнар да әзерләү җайга салынгач, музыка мәктәбе генә була алмый иде инде ул. Миндә белем алып чыккан укучылар да бу мәктәптә яшьрәк балаларга рәсем сабаклары бирә башлады. Үзем исә халык уен кораллары бүлегендә тальян сыйныфы да ачып җибәрдем һәм тальянда уйнаучы балалардан ансамбль оештырдым. Ул ансамбль белән төрле дәрәҗә сәнгать бәйгеләрендә, фестивальләрдә катнашу да гадәткә керде. Мисал өчен, 2004 елда без Яңавыл шәһәрендә оештырылган тальян бәйрәмендә 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләндек. Ә 2005 елда шунда ук 1нче дәрәҗәле дипломны алуга да ирештек. 2006 елда тальянчыларыбыз ансамбле Агыйдел шәһәрендә “Роза ветров” оештырган республикакүләм бәйгедә 2нче дәрәҗә диплом алып, Мәскәүдә узган бөтенрусия бәйгесендә катнашу хокугын яуладык. Ансамблебездә 10-17 яшьлек балалар йөри, һәммәсе дә талантлылар, киләчәктә кайберләренең һөнәри музыкант булу мөмкинлекләре дә зур дип уйлыйм.

Ә үзегезнең балалар нинди дә булса уен коралын үз иттеме?

А.Х.: Җәмәгатем Райлә белән ике кыз тәрбияләдек. Өлкән кызыбыз Юлия икътисадчы һөнәрен сайлады. Кече кызыбыз Энҗе музыка мәктәбенең фортепьяно классында белем алды. Шактый гына осталыкка иреште. Билгеле инде, фортепьянода уйный белгән кеше гармунны да “буйсындыра”.

Башкортстанда Сездән башка тагын гармун ясаучылар бармы?

А.Х.: Җидеяр абый вафат булгач, Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да хәзер гармун ясау осталары юк дип беләм. Уфада да элекке “Дуслык” брләшмәсендә иске гармуннарны төзәтүгә генә алына Зәйнулла исемле оста. Шулай иске гармуннарны төзәтүчеләр берәм-сәрәм булса да бардыр әле ул, ә менә яңа гармуннар, тальяннар ясаучылар турында ишеткәнем юк. Чөнки миңа менә Татарстаннан да, Самар өлкәсеннән дә, башка төбәкләрдән дә яңа тальяннар эшләүне, искеләрен яңарту-төзәтүне, көйләүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Әле менә Казандагы атаклы музыкант Рөстәм Вәлиевка бик матур яңа тальян ясап бетереп киләм.

Тальяннар ясаудагы уңышларыгыз белән “Алтын куллы оста” исеме дә алдыгыз дип беләм.

А.Х.:
Әйе, андый исемем бар. Берничә ел элек республика дәрәҗәсендә дә, бөтенрусия күләмендә дә “Алтын куллы оста” бәйгеләрендә катнашкан идем. Анда “Музыка кораллары җитештерү” номинациясендә җиңеп дипломнар алдым. Шуннан соң, Дүртөйледә күренекле шагыйребез Наҗар Нәҗми истәлегенә булдырылган аның исемендәге бүләкне дә тапшырдылар.

Айрат әфәнде, гармун ясаучылар сафының бетүгә баруы нилектән икән?

А.Х.: Иң төп сәбәбе - халык арасында гына түгел, ә махсус уку йортларында да гармуннарга игътибар кимү. Башкортстанда, мәсәлән, соңгы елларда курайны популярлаштыру юнәлешендә бик күп эшләр башкарылды. Барлык музыка мәктәпләрендә һәм башка махсус уку йортларында курай бүлекләре һәм сыйныфлары ачылды. Ел саен курай бәйгеләре оештырыла. Анда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, хәтта җиңел машиналар тапшырыла. Кыскасы, курайның дәрәҗәсен күкләргә күтәрделәр... Дәүләт, республика хакимиятләре үзләре алынды бу эшкә. Ә менә гармунга, тальянга андый игътибар юк. Музыка мәктәпләрендә аерым финанслау белән гармун бүлекләре, йә сыйныфлары ачыла башласа гына, хәл уңай якка үзгәрер кебек. Гармунның онытыла баруының икенче сәбәбе - яшьләр арасында гармун ясауга һәм төзәтү-яңартуга кызыксынучылар булмау. Ә махсус гармун фабрикалары Казанда да, Уфада да күптән эшләми бит инде. Казандагы бертуган Вараксиннар, Чаллыдагы Лапшин, Уфадагы Җидеяр абый кебек осталар турында сагынып кына сөйләргә калды хәзер.

Әйткәндәй, Җидеяр абыйның язмышы ничек булды?

А.Х.: Алтын куллы оста һәм талантлы музыкантыбыз Чаллады байтак игелекле эшләр башкарды һәм шунда вафат булды. Васыятенә ярашлы, туган ягы Тәтешле районына алып кайтып мәңгелек йортына күчерделәр аны. Татарстанда аның күпкырлы талантын хөрмәт иткән эшкуар милләттәшләребез, затлы таштан зур итеп кабер ташын, матур чардуганын эшләп, үзләре үк урнаштырып та китте.

А.Х.: Айрат әфәнде, үзегез яшьләргә гармун ясау тәҗрибәгезне уртаклаша алыр идегезме?

А.Х.: Андый теләкләр бар да ул. Ләкин коры теләк белән генә булмый шул. Мөмкинлекләр кирәк аның өчен. Башкортстанда әлегә бу мәсьәлә белән кызыксынучылар бөтенләй юк. Ә менә Татарстаннан тәкъдимнәр бар иде. Казанда гармуннар ясау остаханәсе ачу мөмкинлеген дә тикшерәләр кебек. Мин рухи мәркәзебезгә барырга рәхәтләнеп риза булыр идем. Әмма көнкүрешне, тормышны җайлыйсы була. Яшәр, торыр урының булмагач, илле яшькә җитеп килгәндә, ниндидер тулай торакта җан асрап булмый ич. Шулай да гармунның дәрәҗәсен күтәрү турында җитди уйлаучылар килеп чыгар әле дип өметләнәм.

Ял вакытларында, туган-тумача, дус-ишләр белән очрашканда тальянда нинди көйләр уйнарга яратасыз?

А.Х.: Халкыбыз җәүһәрләрен инде, күп очракта. “Авыл көе”, “Шахта”, “Арча”, “Баламишкин” кебек җанга якын җыр-көйләребез нәкъ менә тальянның эчке бер рухиятенә, моң дулкыннарына ятып кына тора бит. Шуларны уйнап моңлана инде татар баласы.

                      Әңгәмәдәш Фәнис Фәтхи, Уфа.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10