ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновски өлкәсенең Папау авылына 200 ел тулды

9 июнь 2008, 13:33

Ульяновски өлкәсенең Папау авылына нигез салынуга 200 ел тулуга багышланган чараларда төбәк министрлары да катнашты
(Ульяновски, 9 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең Чардаклы районында урнашкан Папау авылы бу көннәрдә 200 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Бәйрәм чаралары иртәнге якта авылдан өч чакрым ераклыкта урнашкан борынгы болгар зираты янында корбан мәҗлесе уздыру белән башланып китте. Мәҗлестә районның барлык татар-мөселман авылларыннан да җыелган ике йөздән артык дин вә канкардәшебез катнашты. Алар шушы туфракта җирләнгән ата-бабаларыбыз рухына догалар укыдылар, Коръән сүрәләрен яңгыраттылар. Ә өлкә мөселманнарының төбәк дини идарәсе рәисе, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов халкыбызның шанлы тарихын онытмаска, изге урыннарга һәрдаим килеп йөрергә өндәде.
Юбилейга багышланган чараларның икенче өлеше исә ярты меңнән артык милләттәшебезне бер мәйданга җыйды. Өлкә һәм район хакимияте җитәкчеләре авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан туган якны өйрәнү музеен ачу тантанасында катнаштылар. Биредә Папау авылының үткәнен һәм бүгенгесен, шушы җирдә туып үскән күренекле шәхесләрнең тормыш юлын тасвирлаучы бәһасез ядкарьләр тупланган. Бөек Ватан сугышы каһарманы, Дан орденының тулы кавалеры Дәүли Кыямовка багышланган искиткеч бай эчтәлекле стенд игътибарны аеруча җәлеп итә.
Ә авылга нигез салучы унтер-офицер Юзәй Сәитовның һәм шушы җирләргә беренчеләрдән булып килеп урнашучы унике милләттәшебезнең исемнәре гаҗәеп дәрәҗәдә оста эшләнгән панорамада мәңгеләштерелде.
- Әлеге панораманы булдыру максатында авыл хакимияте башлыгы Рөстәм Бихуҗин зур тырышлык куйды. Авыл халкы да читтә калмады – махсус фондка һәркайсы үз өлешен кертте. Кыскасы, панорама папаулылар акчасына сафка бастырылды, - диде Калмаюр авыл җирлеге җитәкчесе Зөфәр Әхмәтов.
Тантанада катнашучыларны беренче булып өлкә Хөкүмәтенең төбәк үсеше министры Виктор Корнев сәламләде. Ул өлкә губернаторы Сергей Морозовның кайнар тәбрик сүзләрен ирештерде һәм фидакарь хезмәтләре белән хөрмәт казанган милләттәшләребезгә Мактау грамоталары тапшырды. Өлкәнең сәнәгать, эшмәкәрлекне үстерү һәм хезмәт ресурслары министры Вилдан Зиннуров Чардаклы төбәгенең, аерым алганда, Папау авылының яңарыш чоры кичерүе турында сөенеп сөйләде. Ә туган ягыгызның тарихын барлап яшәгән өчен чын ихластан рәхмәт, диде ул. Чардаклы муниципаль районы башлыгы Виктор Игнатьев Папау авылының гомер бакыеннан тырыш, хезмәт сөючән кешеләре белән дан тотуы хакында бәян итте. Бу авыл илебезгә Дан орденының тулы кавалеры Дәүли Кыямов, Социалистик Хезмәт Батыры Иван Константинов, дистәгә якын орден һәм медаль иясе Халидә Мәхмүтова кебек хөрмәтле шәхесләрне бирде, диде район башлыгы. Өлкә татар мохтәрияте рәисе Фәрит Әюпов та милләттәшләребезнең олы шатлыгын уртаклашты. Авылда мәктәп, мәдәният йорты, мәчет эшләп килә, бүген музей да ачылды, димәк, Папауның иртәгәсе көне өметле, диде ул. Ә Ульяновски педуниверситеты галиме Әмир Әхмәтов Чардаклы төбәгендә урнашкан татар авылларының кыскача тарихы белән таныштырып үтте.
Аннары авыл мәдәният йортының драма коллективы тамашачы игътибарына “Сугышчы. Патриот. Крәстиән” дип исемләнгән сәхнә күренешен тәкъдим итте. Анда үзешчән сәнгать осталары авылга нигез салучы Юзәй Сәитовның тормыш юлын тасвирладылар. Ульяновски Татар мәдәни үзәгенең иҗат коллективы тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты да папаулылар күңеленә хуш килде. Юбилейга багышланган тантана төнге сәгать уникедә бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.
Ә икенче көнне Папау авылында яшәүче милләттәшләребез Сабан туенда күңел ачтылар. Шатланмый мөмкин түгел: бәйрәмдә татар рухы хөкем сөрде, үзебезнең җырлар яңгырады, көрәш мәйданында да бил алышырга теләүчеләр бик күп иде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10