ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфада танылган балерина Фирдәвес Нәфыйкова вафат булды

30 гыйнвар 2008, 11:34

Башкортстан театр сәнгате күгендә якты йолдыз булып кабынган күренекле милләттәшебез, талантлы балерина Фирдәвес Нәфыйкованың йөрәге 70нче яшендә тибүдән туктады.
(Уфа, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан театр сәнгате күгендә якты йолдыз булып кабынган күренекле милләттәшебез, талантлы балерина Фирдәвес Нәфыйкованың йөрәге 70нче яшендә тибүдән туктады.
РСФСРның халык артисткасы, БАССРның атказанган артисткасы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Фирдәвес Мөхәммәтвәли кызы Нәфыйкова Башкортстан сәнгате үсешенә зур өлеш керткән татар кызы иде. 1938 елда Уфада туып үскән сәләтле кыз кечкенәдән үк бию сәнгате белән кызыксына. 1956 елда, А. Ваганова исемендәге Ленинград дәүләт хореография училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасы солисткасы булып башлый ул.
Ф. Нәфыйкова искиткеч актерлык һәм техник осталык, хәрәкәтләренең күркәм сыгылмалылыгы хас булган лирик-драматик юнәлешле балерина иде. Утыз елдан артык гомерен сәхнәгә багышлады ул. Шул дәвердә милли спектакльләрдә дә, рус һәм чит ил классикасы тамашаларында да якты һәм хәтердә озакка калырлык образлар тудырды олуг талант иясе.
Фирдәвес Мөхәммәтвәли кызы Нәфыйкова Россия һәм күп кенә чит илләрнең әйдәүче театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән чыгыш ясады. 1959 елда ул Венада яшьләр һәм студентларның 7нче Бөтендөнья фестивале лауреаты исеменә лаек булды ул.
Озак еллар буе күренекле балерина Рудольф Нуриев исемендәге Башкортстан Хореография училищесында мөгаллим-репетитор булып хезмәт итте, туплаган бай тәҗрибәсен һәм осталыгын яшь буын биючеләр белән юмарт уртаклашты.
Фирдәвес Нәфыйкованың вафаты уңаеннан республиканың югары җитәкчелеге үзенең хәсрәтнамә юлламасын җиткерде. Мәрхүмәне мәңгелек йортына Уфаның Көньяк зиратында күчерделәр.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10