ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада татар сәнгать белгеченең китабы басылып чыкты

11 май 2007, 10:54

(Уфа, 11 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар сәнгать белгече Әлмира Янбухтинаның “Башкортстанның декоратив сәнгате. XX гасыр” дип аталган китабы басылып чыкты. Шушы уңайдан Уфадагы “Академия” сәнгать галереясендә әлеге басманың исем туе оештырылды.

Әлмира Янбухтинаның Башкортстанның “Китап” дәүләт нәшриятында басылып чыккан китабын тәкъдир итү “Академия” сәнгать галереясендәге икенче бер истәлекле вакыйга белән бергә туры килде. Анда “Декоратив сәнгать. Традицияләр һәм хәзерге заман” дип исемләнгән күргәзмә дә ачылды.

Әлмира Янбухтинаның исеме республикадагы рәссамнарга да, сәнгать белгечләренә дә күптән яхшы таныш. Аның моңа кадәр дә рәсем сәнгатенә, декоратив сәнгатькә багышланган китаплары һәм төрле газеталарда, журналларда язмалары, фәнни эзләнүләре нигезендә язылган мәкаләләре еш басыла килде. Әле генә басылып чыккан китабы исә аның декоратив сәнгатьне никадәр яхшы белүенә һәм аңа фәнни күзлектән чыгып бәя бирүенә өстәмә дәлил булды.

“Академия” сәнгать галереясендә узган чарада иң тәүдә Әлмира Янбухтина биредә ачылган күргәзмә хакында бик кызыклы мәгълүматлар бирде. Татар һәм башкорт халыкларының декоратив сәнгатенең үзенчәлекләре, алардагы халыкчанлык, борынгылык турында мавыктыргыч хикәят кылды Әлмира ханым.

Аннан соң сәнгать галереясенә килгән сәнгать белгечләре, рәссамнар, төрле югары уку йортларының рәсем сәнгате бүлекләре талиплары чыгыш ясап, Әлмира Янбухтинаны яңа китабы чыгуы белән ихлас котлады һәм аңа киләчәктә дә илһамлы иҗат теләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10