ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Танылган актер, режиссер Даян Әхмәтовның фаҗигале үлеме уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы аның гаиләсенең кайгысын уртаклаша

8 ноябрь 2006, 16:38

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). 4 ноябрьдә 14 сәгать 08 минутта Таллинн-Тарту шоссесының 123 чакрымында Hyundai микроавтобусы һәм Ford Mondeo маркалы җиңел машина бәрелешүе нәтиҗәсендә, өч кеше, шул исәптән микроавтобуста барган 44 яшьлек актер һәм режиссер милләттәшебез Даян Әхмәт тә фаҗигале төстә вафат була. Vanemuine театры артистлары Тарту шәһәренә спектакль куярга бара торган була. Микроавтобуста барган җиде кешедән берсе үлә, калганнары төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

Күренекле миллләттәшебез Даян Әхмәтевнең фаҗигале үлеме уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән БТК БКның чит илдә яшәүче ватандашлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов аның гаиләсенең, якыннарының һәм аның иҗатын якын иткән барлык кешеләрнең дә кайгысын уртаклаша.

«Милләттәшебезнең үзенең гражданлык бурычын үтәү вакытында фаҗигале үлеме, безне 1990 елның 15 августында Юрмала урамнарының берсендә Виктор Цойның шундый ук фаҗигале төстәге үлемен ишетү шикелле үк тетрәндерде, диелә анда. - БТК БК һәм чит илләрдә яшәгән барлык милләттәшләребез исеменнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм шулай ук Остазның иҗатын хөрмәт иткән, аның Эстония татарларының милли мирасын саклап калудагы ролен һәм урынын аңлаган барлык кешеләрнең дә кайгыларын уртаклаша. Дөрестән дә, үзгәртеп коруга кадәр дәвердә, милли азчылыкларның (шул исәптән Эстониядәге татарларның да) милли мирасын саклап калу турында авыз ачарга түгел, ә ул турыда уйларга да мөмкин булмаган вакытта, Д.Әхмәт, һич тә курыкмыйча, милли мирасыбызны саклау эшенә керешә. Без Остазның якыннарына һәм дусларына Казанның Кол Шәриф мәчетендә үтәчәк җомга намазында татар мәдәниятен саклауга фидакарьләрчә омтылган бу бөек шәхесне искә алып, аның рухына дога кылачагыбыз турында ышандырабыз. Урыны җәннәттә булсын!», - диелә БТКның гаммәви мәгълүмат чараларына җибәргән хәбәрендә.

Эстониядәге татар җәмәгатьчелеге тарихына күз салганда, Татар мәдәни үзәге монда 1988 елда төзелә. Аны Тимур Сайфуллин җитәкли. Җәмгыятьнең эше бик үк нәтиҗәле булмаганга күрә, Эстония татарлары җәмгыяте соңга таба Таллинннан 20 чакрым ераклыктагы Маарду шәһәрендә яңадан теркәлә. Ләкин 1995 елда анардан Эстония татарларының «Идел» мәдәни үзәге аерылып чыга һәм рәсми төстә Эстония Республикасының Мәдәният министрлыгында теркәлү ала. Аңа 105 кеше әгъза булып керүгә карамастан, чараларда гел 200-300 кеше катнашып килә. Җәмгыять әгъзалары дини бәйрәмнәрне билгеләп үтә, Сабан туйлары, Г.Тукай, М.Җәлилгә һ.б. шагыйрьләргә багышланган әдәби кичәләр үткәрә һәм мөселман зиратын тәртиптә тота. Якшәмбе мәктәпләрендә татар теле һәм гарәп язуы үрнәкләрен өйрәнелә, татар теле китапханәсе эшли, татар хоры бар, эстон телен өйрәнү курслары эшли. «Идел» белән беренче елларда «Салонг» театры режиссеры Даян Әхмәтев җитәкчелек итә, ә 2000нче елдан башлап аны Тимур Сарипов үз кулына ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10