news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2006 елда Татарстанда ачык конкурслар аша дәүләт сатып алулары өлеше 20 процентка артачак

2006 елда Татарстанда ачык конкурслар аша дәүләт сатып алулары өлеше 20 процентка артачак

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). 2006 елда Татарстанда дәүләт заказы системасы, “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен тауарлар җибәрү һәм хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында” 94нче ФЗны гамәлләштерү нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан модернизацияләнәчәк. Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт заказы буенча агентлык директоры Яков Геллер хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Агентлык дәүләт сатып алулары нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, бер исемдәге тауарларны сатып алуны үзәкләштерү системасын төзү буенча эш башлаган. Әлеге система кысаларында дәүләт һәм муниципаль заказчылар гадиләштерелгән процедура буенча бер исемдәге тауарларны сатып алырга мөмкин. Шулай ук консигнация складлары системасын төзү эше алып барыла. Бу - журналистларга ТР Дәүләт заказы буенча агентлык, ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы һәм ТР Финанслар министрлыгының уртак проекты. Консигнация сәүдәсенең төп субъектлары конкурслар һәм аукционнарда җиңгән предприятиеләр булачак. Ә дәүләт заказчылары конкурслардан тыш җиңүче предприятиеләр бәяләре буенча консигнация складларыннан тауарлар сатып ала, дип хәбәр итте Агентлык директоры.

2005 елда республикада ачык конкурслар нәтиҗәсендә 1994 дәүләт контракты төзелгән. 1966 килешү бердәнбер чыганактан сатып алу ысулы нигезендә төзелгән.

“2006 елга төп бурычларның берсе – ачык конкурслар өлешен 70 процентка кадәр арттыру. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча бюджет акчаларын экономияләү 20 проценттан ким булмаска тиеш, дәүләт заказында кече бизнес өлеше 22 процент дәрәҗәсендә фаразлана”, - дип билгеләп үтте Яков Геллер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100