news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^2006 елда Казанда бер генә район да калмаячак

^2006 елда Казанда бер генә район да калмаячак

(Казан, 4 октябрь, «Татар–информ», Рифкать Тригулов). 2006 елның 1 гыйнварына Казанда җиде район да бетереләчәк. Җирле үзидарә турындагы федераль закон нигезендә, шәһәр муниципаль округларында, ә андыйларга республикада Казан һәм Чаллы шәһәрләре керә, мөстәкыйль территорияләр була алмый.

Бу турыда бүген Журналистлар йортының матбугат клубында җирле идарә реформалары барышы турында фикер алышканда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова хәбәр итте.

Бүгенге көндә Казанда Вахитов, Идел буе, Яңа Савин, Совет, Авиатөзелеш, Мәскәү һәм Киров районнары бар. Өстәвенә, аларның һәрберсендә хәзерге көнгә кадәр аерым җирле үзидарә органнары яшәп килгән (Әмәт, Северный бистәләрендә һ.б.). Федераль закон нигезендә, әлеге «авыл советлары» бетерелгән. Хәзер инде районнарга чират җиткән. Республиканың миллион кеше яшәгән башкаласы ничек идарә ителер – моны 2005 елның 16 октябрендә сайланачак Казан вәкиллекле органы депутатлары хәл итәчәк.

Римма Ратникова муниципаль берләшмәләрнең вәкиллекле органы җиде районда да үз структураларын төзергә мөмкин – алар филиаллар, префектура, управалар һ.б. дип атала ала.

Шул ук вакытта федераль закон муниципалитетларда яшәүчеләргә Территоиаль иҗтимагый үзидарәләр төзергә хокук бирә. Алар өй, подъезд дәрәҗәсендә эш итә ала, җыелышларда мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин. Әмма әлеге Иҗтимагый үзидарә үзенең муниципаль актларын чыгара алмый.

Римма Ратникова хәбәр иткәнчә, биш елдан соң булачак киләсе муниципаль сайлаулар Муниципалитетлар уставы нигезендә узачак. Әлеге җирле «конституцияләр» авылларда инде яшәп килә, ә менә яңа оеша торган җирле үзидарә органнарында (районнар һәм шәһәрләр дәрәҗәсендә) уставларны сайлаулардан соң 2006 елның 1 гыйнварына кадәр эшләргә һәм кабул итәргә туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100