news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2006 ел – хәйрия елы уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат клубы үткәрелде

2006 ел – хәйрия елы уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат клубы үткәрелде

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасының “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында, Казан шәһәр думасы депутаты, “Болгар” милли-хәйрия үзәге рәисе, җаваплылыгы чикләнгән “Болгар-Синтез” оешмасының генераль директоры Фәрит Мифтахов һәм “Әнием-Мама” республика хәйрия фондының вице-президенты, “Әнием-Мама” газетасының һәм “Хокук һәм хәят” журналының баш редакторы Хәлим Гайнуллин катнашында матбугат клубы үткәрелде. 2006 ел – хәйрия елы итеп билгеләнде, шул уңайдан бирегә килгән иганәчеләр үз эшчәнлекләре белән таныштырды.

Фәрит Мифтахов үз чыгышын, булып узган изге Корбан бәйрәме белән тәбрикләү сүзләреннән башлады. Ярдәмчел булу сыйфаты аның күңелендә кечкенәдән туган. Фәрит әфәнде, әнисенең ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне бәладә калдырмавын искәртте һәм бу сыйфатның ата-ана каны белән үзенә күчүе турында әйтте. “Болгар” милли-хәйрия үзәге эшчәнлегенең чишмә башы “Әнием-Мама” фондына барып тоташа. Берникадәр вакыттан соң, уртак матур эшләр дә күренә башлаган. “Без балалар һәм картлар йортларына да барабыз һәм үзебезнең кирәклекне кайда тоябыз, шунда ашыгабыз”, - ди Фәрит Мифтахов. Яшел Үзән районындагы Нурлат, Дәрвишләр бистәсе, Бөреле балалар йортларына даими рәвештә барып торуы турында белдерде. “Шул ятим сабыйларның Яңа ел уңаеннан җибәрелгән телеграммалары күңелгә шатлык өстәде, зур хакимнәрдән һәм җитәкчеләрдән алынган котлау хатлары да алай ук тәэсир итми”, - ди ул. Фәрит Мифтахов, ятим балаларда дингә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән, әйтеп кителгән Нурлат балалар йортына, христиан һәм мөселман дин вәкилләре – Татарстан Мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый һәм Владимир атакай белән барулары турында сөйләде.

“Әнием-Мама” фондының вице-президенты Хәлим Гайнуллин, шәфкатьлелек юнәлешен, дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмиятле эш дип саный. “Соңгы елларда хәйрия акцияләре үз мөһимлеген раслады, “Әнием-Мама” фонды сигез ел яшәп килә һәм бер елдан артык “Болгар” милли-хәйрия үзәген җитәкләгән Фәрит Мифтахов бу эшне тагын да җанландырды” – ди ул. Коръән буенча, үзең тапкан малның кырыктан бер өлеше мохтаҗларга бирелергә тиеш, дигән фикерне, үз эшенең асылы итеп алган эшкуарлар арасыннан, Фәрит Фәиз улын мисалга китерде. Хәлим Гайнуллин, аның шәхси матди чаралары аркылы, төрле балалар йортлары белән тыгыз элемтәсен ассызыклады. Аның Беслан фаҗигасенә дучар булган гаиләләргә карата да битараф калмавын билгеләп узарга кирәк. Тагын бер игътибарга лаек күренеш – Фәрит әфәнде таныш-белешләрен дә хәйриячелек эшенә җәлеп итү белән шөгыльләнә. Ул 2004 һәм 2005 елларда “Алтын йөрәкле кеше” номинацияләрендә дә катнашып, зур уңышларга ирешкән кеше, аның 1 млн. 300 мең сум күләмендәге акча белән ярдәм итүе – моның ачык дәлиле.

Күптән түгел Фәрит Мифтахов, Казанның физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен реабилитацияләү үзәгенең махсус прокат салонын төрле җайланмалар белән баеткан.

13 гыйнвар көнне Фәрит Мифтахов Казанның Мәскәү районындагы балалар йортында хәйрия ашы уздырырга җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100