Татар дөньясы

^Бүген шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче Наис Гамбәр вафат булды

4 май 2005, 17:35

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Татар әдәбияты бүген зур югалту кичерә. Шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче, 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Наис Гыймран улы Гамбәров (Наис Гамбәр) 58нче яшендә вакытсыз вафат булды.

Наис Гамбәр 1947 елның 25 августында Татарстанның Мөслим районы Бүләк авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, шул ук районның “Авыл утлары” газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый, әдәби язмаларын, очеркларын, мәкаләләрен бастыра, шигырьләр яза.

1986 елдан Наис Казан дәүләт университетына укырга керә, аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир, “Татарстан” журналы редакциясендә җаваплы сәркатип булып эшли. 1993 елны “Казан утлары” журналына эшкә күчә һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара, аннары фән һәм сәнгать бүлеген җитәкли. Киң карашлы, тәҗрибәле иҗади шәхес буларак, ул үзенең эшчәнлегендә тарихи-фәнни язмаларга һәм халык авыз иҗаты әсәрләренә урын бирергә тырыша.

Атаклы шагыйрьләр, рәссамнар һәм сәнгать әһелләренә багышлап язылган мәкаләләре, эссе-нәсерләре, иҗат портретлары, әңгәмә-уйланулары Наис Гамбәрне сәләтле тәнкыйтьчеләрнең берсе итеп таныта.

Наис Гамбәрнең “Баш очымда – Кояш” (1991) һәм “Көзләрем яфрак коя” (2001) исемле шигъри җыентыклары остазлары Дәрдемәнд һәм Хәсән Туфанның шигъри традицияләрен дәвам иттерүен күрсәтә.

Иҗаттагы һәм мөхәррирлек хезмәтендәге уңышлары өчен 2000 елда Наис Гамбәр “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10