news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1995-2010 елларда үткәрелгән геологик разведка эшләре нәтиҗәсендә, республикада 79 нефть ятмасы табылган

Бу мәгълүматлар бүген “Татнефть”нең ТР Президенты Р.Миңнеханов рәислегендә узган Директорлар советы утырышында яңгырады

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда агымдагы елның 9 аенда компания бюджеты үтәлеше тикшерелеп, ноябрь аена бюджет расланды.
Директорлар советы геологик разведка эшләренең һәм “Татнефть”нең ресурслар базасының торышы хакында мәгълүмат тыңлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Аннан аңлашылганча, 1995-2010 елларда үткәрелгән геологик разведка эшләре нәтиҗәсендә республикада 79 нефть ятмасы табылган, шуларның 46 сы “Татнефть”кә туры килә.
“Татнефть”кә катнашы булган компанияләрнең Ненец автономияле округындагы, Оренбург, Самара һәм Ульяновски өлкәләрендәге, Калмыкиядә һәм Сириядәге лицензияле участокларында 2004-2010 елларда 15 нефть ятмасы табылган. Геологик разведка эшләрен уздыру нәтиҗәләре һәм ятмаларның нефть бирүчәнлеген арттыру ысулларын куллану соңгы 15 елда расланган запаслар күләмен 862 млн. тонна, ихтимал булган запасларны 268 млн. тонна, мөмкин булган запасларны 85 млн. тонна дәрәҗәсендә тотрыклыландыруга ярдәм иткән. Ә “Татнефть” буенча “кара алтын” чыгару күләмен елына 26 млн. тоннага якынлаштырган.
Бүгенге Директорлар советы утырышында шулай ук корпоратив идарә системасында мәгълүмат технологияләрен үстерү мәсьәләләре каралган. “ТАНЕКО” комплексында автоматлаштыру системалары төзелеше өлкәсендәге эш уңай бәяләнгән.
“Татнефть”нең башкарма дирекциясе заманча мәгълүмат технологияләре базасында төп производствоны автоматлаштыру, нефть ятмаларын эшкәртү белән идарәнең математик модельләрен булдыру буенча эшләрне дәвам итү тәкъдимен керткән. Директорлар советында “Татнефть”эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100