Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
175нче мәктәп эше буенча тикшерүчеләргә һөҗүм әзерләүчене дәвалауга җибәрүне сорыйлар
Казанның Совет район судында Ленск шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек кешегә карата җинаять эшен карыйлар. Ул Казанның 175нче гимназиясендә атыш турында эшне тикшерүчеләргә һөҗүм оештыруны әзерләүдә шикләнелә, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Экспертиза күрсәткәнчә, яшь егетнең психик авыруы бар һәм ул гаеп белдерелә торган гамәлләрен кылганда үз аңында булмаган. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков судка мөрәҗәгать итте – ул бу кешене интенсив күзәтү булган махсус психиатрия стационарына мәҗбүри дәвалауга җибәрергә тәкъдим итте.
Тикшерү фаразлаганча, узган елның май аенда әлеге егет 175нче гимназиядә атыш турында белгәч, җинаятьтә шикләнелүчене ошата, әлеге эшне алып бара торган тикшерүчеләрне үтерергә карар кыла. Ул Казанда тәрәзәләре гимназиягә карап тора торган фатир арендалый һәм тикшерүчеләрне күзәтә башлый. Шул ук вакытта егет корал сатып алыр өчен, кредит рәсмиләштергән. Ул хәтта интернет аша ау мылтыгы сатып алырга тырышкан, ләкин булдыра алмаган.
Якын арада фикер алышуларда яклаучы як чыгыш ясаячак.
«Татар-информ» Казанда 175нче гиназиядә атыш турындагы җинаять эше буенча тикшерүчеләргә һөҗүм итәргә әзерләнгән Якутия егетен хөкем итәләр, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз