155 татарстанлы идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасында катнашачак
Яңа идарә технологияләрен үзләштерергә теләк белдерүче Татарстан белгечләрен сайлап алу агымдагы елның 20 июненә кадәр дәвам итәчәк
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). 2010/2011 уку елында РФ Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасында катнашучыларны сайлап алу башлана. Яңа идарә технологияләрен үзләштерергә теләк белдерүче Татарстан белгечләрен сайлап алу агымдагы елның 20 июненә кадәр дәвам итәчәк. Тестлар ярдәмендә сынауны уңышлы узган 155 идарәчесе әлеге Президент программасы нигезендә менеджерлыкны нәтиҗәле үстерү буенча белем алачак. Быелгы сайлап алуның шартлары һәм Президент программасының Татарстанда идарәче кадрларны әзерләүдәге роле бүген ТР Министрлар Кабинетында узачак брифингта төп тема булачак. Журналистлар белән очрашуга икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин чакырылган.
Идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы Татарстанда кадрлар сәясәтен уздыруның состав өлеше булып тора. Программаны 12 ел дәвамында гамәлгә ашыру барышында аның аша 1474 кеше узган.
Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бу программа предприятие-оешмаларга максатчан кадрлар сәясәте уздырырга, белгечләренең белемен күтәрү яки стажировка чорында эшләгән үсеш проектларын гамәлгә ашырыга ярдәм итә.