news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

15 яшьлек үсмер кыз бала тапкан

36 яшьлек ир хөкем ителгән

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Уналты яше дә тулмаган үсмер кыз бала белән җенси мөнәсәбәткә кергәне өчен 36 яшьлек ирне хөкем иткәннәр.

Тикшерү эшләре барган арада кыз шушы адәмнән бала табарга да өлгергән инде. Тик алар мөнәсәбәтләрен рәсми теркәүдән тыелып калырга булганнар. Хәзер Кайбыч районында яшәүче бу ир кеше 4 елын катгый реҗимлы колониядә үткәрәчәк, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100